Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - “Нелегал - 2015“ операциясе бара

Агымдагы елның 11-29 май көннәрендә Татарстан территориясендә законсыз миграциягә каршы "Нелегал - 2015" оператив- профилактик операциясенең беренче этабы узды. Әлеге мероприятие барышында чит ил гражданнарының күпләп яшәү урыннары, шулай ук гражданлыгы булмаган затларның тормыш -көнкүреше, чит гражданнар хезмәтеннән кулланучы объектлар тикшерелде. Федераль миграция хезмәте идарәсенең Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә...

Агымдагы елның 11-29 май көннәрендә Татарстан территориясендә законсыз миграциягә каршы "Нелегал - 2015" оператив- профилактик операциясенең беренче этабы узды. Әлеге мероприятие барышында чит ил гражданнарының күпләп яшәү урыннары, шулай ук гражданлыгы булмаган затларның тормыш -көнкүреше, чит гражданнар хезмәтеннән кулланучы объектлар тикшерелде. Федераль миграция хезмәте идарәсенең Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә үткән әлеге тикшерүләре нәтиҗәсендә Татарстанда чит ил гражданнары һәм гражданствосы булмаган затлар тарафыннан 127 миграция законын бозу, шул исәптән 96 илгә керү , чыгу һәм илдә яшәү режимын бозу очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта хезмәт эшчәнлегенең безнең илдә урнашкан тәртибен 31 тапкыр бозу очрагы да исәпкә алынган. Татарстан судлары тарафыннан 10 чит ил гражданын Россия Федерациясеннән читкә административ куу турында карар кабул ителгән. Моннан тыш, миграцион учетка фиктив рәвештә куелган өченике җинаять эше ачылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев