Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - Әниемнең көндәлеге эзеннән

Бу язмамны әниемнең якты истәлегенә багышлыйм. Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми һәм кемнәр белән генә күрештерми. Кеше гомере буе язмышка буйсынып яши бирә. Әнием Билалова Банат Мөхетдин кызы 1921 елда Апас районы (элеккеге Кайбыч районы) Югары Билбашы авылында туа. Мәктәпне тәмамлап, Буа педагогия училищесына укырга керә. 1941 елда сугыш...

Бу язмамны әниемнең якты истәлегенә багышлыйм.
Адәм баласын язмыш кайларда гына йөртми һәм кемнәр белән генә күрештерми. Кеше гомере буе язмышка буйсынып яши бирә.
Әнием Билалова Банат Мөхетдин кызы 1921 елда Апас районы (элеккеге Кайбыч районы) Югары Билбашы авылында туа. Мәктәпне тәмамлап, Буа педагогия училищесына укырга керә. 1941 елда сугыш башлангач, әнине Әтнә районына эшкә җибәрәләр. Сугыш елларында әни Әтнә районының колхозларында, авылларында «уполномоченный» булып эшли. Соңыннан РК ВЛКСМның 2 секретаре. 1946 елга кадәр биредә хезмәт куя. Шушы авыр сугыш елларында башкарган эшләрен ул көндәлеккә теркәп бара. Бу көндәлек бүгенге көнгә кадәр сакланган. Олы апабыз аны саклап, сандыгында яшереп калучы. Тиңнәре булмаган бу олы истәлек эзеннән мин Әтнәгә юл алдым. Әниемнең җирлегендә булып, аның халкы белән аралашасым килде. Көндәлекне күз яшьләрсез генә уку мөмкин түгел. Әниемнең нинди батыр, сабыр, кыю, өлгер булуына хәйран калам. Тормышларыннан зарланмыйча, бары тик Җиңүгә генә ышанып, яшәгәннәренә сокланырга, горурланырга гына кала.
Редакциядән. Казан шәһәрендә яшәүче кызы Миләүшә ханым Сәйфиева әнисенең көндәлеген махсус әтнәләр өчен игътибарга лаек булыр дип редакциябезгә мөрәҗәгать итте. Көндәлектә язылган һәр көнне газета битендә чагылдырып бетерү мөмкин түгел. Шулай да берничәсе белән сез дә танышыгыз, газета укучылар. Бәлки ул язулардан якыннарыгызны табарсыз. Көндәлек 1944 елның 1 февраленнән башланып китә. «Бүген көн салкын. Без әле командировкада йөрибез Атамышта йоклап тордык. Ашап-эчкәч, Арыга киттек. Ары 12 километр, минем торган авыл. Анда барысы да миңа таныш. Гел нечкә җирдән бардык, таулардан кош кебек очып төшәбез, йомшак кар өстенә шап итеп егылабыз да, сикереп торып тагын алга китәбез. Аркада санитарный сумка. Арыга барып Мәгъ­мүдә апайларга квартирага урнаш­тык...»
6 февраль. Бүген көн бик җылы. Ашат-эчтек тә Әтнәгә кайтып киттек. Өйгә кайттым. Саймә ялгыз, ул мине бик сагынган иде. Сөйләшеп туймыйбыз. Обед ашагач та, райкомга киттек. Хабибуллина юк иде, чөнки бүген ял көне.
8 февраль. Бүген көн ифрат салкын. Районда лыжный кросс уздырдык. Авыллардан килделәр.
21 апрель. Бүген көн җилле. Карлар эри, ташу ага. Яз үзенекен итә, эретә. Әле бик сирәк колхозлар тыр­мага чык­тылар... Мин авылга кайта алмадым. Бәлки чәчү беткәч булыр инде. Миңа Сай­мәләрдә торырга туры килде. Зәйтүнә белән без икәү, март ахырын­да Мөнәвәрәләргә квартирага күчтек. Әби бер үзе генә тора иде. 2 көн Каен­сарда пионер лагеренда эшләдек. Утын хәзерләдек. Яз юл өзлегенә җитәрлек булыр...
27 апрель. Бүген яңгыр һәм кар яуды. Әтнәгә кайттым. Бюро булды. Колхозлар инде чәчүгә чыктылар.
6 июнь. Бүген көн салкынча. Мине Әтнәгә чакырдылар. Клубта җыелыш булды. Сәгать 9ларда гына җыелыш бетте. Гизатуллин 2нче фронт башлануы турында белдерү ясады.
10 июль. ВЛКСМ райкомының VI пленумы булды.
31 июль. Әтнәгә кайтып килдем. 26 июльдән арыш урагы башланды. Бүген суга башладылар.
5 сентябрь. Сентябрь ае матур, җылы, яңгырсыз булып туды. Служный икмәк сугыла, трактор чәчә.
10 сентябрь. Бүген республика кү­лә­мендә комсомолец яшьләр белән икмәк чыгару буенча воскресник уздырдык. 2358 центнер икмәк чыкты.
1 январь 1945 ел. Бу ел безгә Җиңү алып килсен. 4-5-6 январь. Югары Бәрәскә авылларында булдык. Түбән Бәрәскә, Өшкәтә, Бәрәзә, Атамыш авылларында булдык. Икмәкләр үлчәдек.
27 апрель. Бүген көн бик җылы. Чәчү башланды. Хабибуллиналар Казаннан кайтып киттеләр. Кызыл Армия Берлин шәһәрендә сугыш алып бара. Тиздән Җиңү булачак. Бүген иптәш Шакиров белән сөйләштек, радиоперекличка була.
1 май. Көн салкын. Бүген кызу эш белән бөек бәйрәмне каршы алдык. Кич театр булды. Ябынчыда доклад булды. Иртә белән Төрекләрдә уздырдык. Иптәш Галиахметов килгән иде.
9 май. Сәгать 4 тә торып, кәнсәләргә бардым. 5тә авыл советына бардым. Телефон шалтырады.
Телефоннан төнге 12 сәгатьтә сугышның бетүе турында хәбәр иттеләр. Германия капитуляция ясады. Договор төзелде. Бүген Бөек Җиңү бәйрәме көне. Дошман хурлыклы рәвештә җиңелде. Ура!!!
22 май. Мин лагерьга төштем. Лагерьны детдомга сдавать иттем. Хабибуллина авылларга китте.
23 май. Мин Төрекләргә киттем. Бүген монда трактор килде. Бүген Хакимуллина Зәйтүнә Әтнәгә кайтып китте Казаннан.
27 май. Бүген ял көне. Базар. Көн салкын.
2 июнь. Бүген көн бик җылы. Матур. Мин бәрәңге утырттым. Кич Зәйтүнә килде, кинога бардык.
3 июнь. Беренче мәртәбә җылы җил исте...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев