Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

" Әтнә таңы"- әниләре улларын суга батырып үтергән

Әлеге коточкыч хәл Башкириянең Октябрьск шәһәрендә булган. 27 яшьлек Гөлназ М. ике улын өйләрендәге ваннада суга батырган. Югыйсә, аларның гаиләсе яхшылар рәтендә йөргән- ире банкта эшли, хатын өйдә балалар караган. Әмма хатын психик авыру буларак исәптә торган. Икенче балалары туганнан соң, хатын бик каты тазарган. Шуннан соң төрле диеталар белән...

Әлеге коточкыч хәл Башкириянең Октябрьск шәһәрендә булган. 27 яшьлек Гөлназ М. ике улын өйләрендәге ваннада суга батырган. Югыйсә, аларның гаиләсе яхшылар рәтендә йөргән- ире банкта эшли, хатын өйдә балалар караган. Әмма хатын психик авыру буларак исәптә торган.

Икенче балалары туганнан соң, хатын бик каты тазарган. Шуннан соң төрле диеталар белән мавыга башлаган. Ул үзенә чи килеш ашау белән ябыгу юлын сайлаган, шуның белән 75 килодан 49 га төшкән. Бар да әйбәт булган, тик хатын үзендә һәм балаларында паразит суалчаннар бар дип шикләнә башлаган. Нәкъ менә шул сәбап белән балаларына кул салган да инде ул. Балаларны үтергәннән соң ул үзе дә суга батмакчы булып, елгага килгән. Тик ихтыяр көче генә җитмәгән. Хәзер ул мәҗбүри психологик ярдәм ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев