Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - “ ...әнине чаршауга төреп күмделәр“

Безне детдом ач үлемнән алып калды Хәтер… Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, яңадан - яңа буын кешеләрен батырлыкка өнди. Күп еллар Мәңгәр мәктәбендә рус теле укыткан Нәҗибә апаның язмышы да күпләребез өчен ачы дәрес булырлык шул. Нәҗибә апаны мин кечкенәдән...

Безне детдом ач үлемнән алып калды

Хәтер…

Бары тик кешеләргә генә хас изге хис. Ул безнең аңда мәңге яши. Яшәп кенә калмый, яңадан - яңа буын кешеләрен батырлыкка өнди.

Күп еллар Мәңгәр мәктәбендә рус теле укыткан Нәҗибә апаның язмышы да күпләребез өчен ачы дәрес булырлык шул.

Нәҗибә апаны мин кечкенәдән беләм. Сугыш чоры балалары турында сүз чыкса, Нәҗибә апаның сүзләре искә төшә. "Без әнисез, әтисез үстек. Детдом гына безне ач үлемнән алып калды," - дип әйтергә ярата ул. Нәҗибә апа Әхмәтҗанова 1933 елны Тымытык (хәзерге Азнакай) районы Татар Шуган авылында туа. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була. Әтисе, Габдрахманов Хафиз Габдрахман улы 1941 елны ук сугышка алына. Башта Казан шәһәрендә хәрби заводта эшли, аннан хатлары гел килеп тора. Аннан соң ут эченә җибәрәләр. 1943 елда Украинаның Харьков шәһәре янына урнашкан Красная посёлогы янында һәлак була. Озакламый,1943 елның 26 апрелендә әнисе Габдрахманова Миңниямал да үлеп китә. Ул чакта Нәҗибә апага 10 яшь була . "Әни бик каты йөткерә башлады, җылынырга дип мичкә терәлеп торган чагы һаман күз алдымда",- дип искә ала ул.

"Өйдә юклык, әнине төреп күмәргә кәфенлек тә юк. Аны мичне каплап торган кызыл чаршауга төреп күмделәр. Кәбер казырга кеше булмагач, мәктәптә укыган балаларны алып килеп, шуларга казыттык. Әни үлгәч, безне әни ягыннан әбиебез өйләренә алып кайтты. Ләкин ул өйдә бездән башка да балалар бар иде. Ачлык заманында мондый кунакларга кем генә шат булыр икән шул. Әбинен:" анагыз урына ник мин генә үлмәдем икән, дигәне әле дә колакта яңгырап тора. 3 яшьлек Роза сенлем дә бар бит әле. Аны балалар бакчасына (площадка дип атый идеек) урнаштырдылар. Мин Розаны бакчага илтәм дә, кайтканын көтеп, үзебезнең ишек алдына кереп утырам. Авыл халкы берәүнең дә тормышын куз угыннан жибәрми бит ул. Авыр вакытта һәрвакыт авыл кешесе бер -берсенә ярдәмгә килә. Безгә дә ул чактагы авыл советы рәисе Насыйбулла абый бик зур ярдәм итте. Әти ягыннан булган Шәмсенур әбине, безне карарга дип Мөслим районыннан эзләп алып кайтты.

Әби булгач, үз өебездә тора башладык. Ашарга юк, черек бәрәңге казыйбыз.Кар китүен, яз житүен туземсезләнеп көтәбез, беренче чәчәкләр- безнен ашыбыз. Аннан кычыткан, акбаш, какы табигатьнен безнен өчен зур бүләге. Көннәрдән беркөнне Роза ачлыктан шешенә башлады. Анын ашарга сораганына түзәрлек түгел, аптырагач агач кашык бирәбез. Өстенә юк. Тәрәзәдән карап, кашык кимереп утыра нәни сеңлем. Йоклар урыныбыз - Роза белән икебезгә бер кәҗә тиресе. Авыл кешесе ачлыкка нишләргә белми, берзаман кешеләр агулы ашлык ашап өй эчләре белән үлә башладылар .Безне ачлыктан әнә шул Насыйбулла абый гына алып калды", - дип сөйли Нәҗибә апа.

Насыйбулла абый ... 8 баласы булган, сугыштан бер аягын югалтып кайткан абый бөтен авыл баласының әтисенә әверелә. Кечкенә Розаны да еш кына тарантаска утыртып, үз балалары белән йөртеп кайта. Аларның хәлләре белән даими кызыксынып тора.

Реклама

"Җиңү көнендә авыл уртасында, мәктәп янында казан асып аш пешерделәр. Ул көн зур бәйрәм булды. Безне бергә җыеп митинг уздырдылар. Сугыш бетте, без хәзер рәхәт яшәячәбез дип сөйләделәр ".

1945 елның 1 сентябрендә күрше авылда( Чуар Абдул авылында) балалар йорты ачыла. Һәм тирә -юнь авыллардан ятим балаларны шунда жыю башлана. " Безне 2 атка төяп алып киттеләр", - дип искә ала Нәжибә апа. Детдомда 2 ел тора ул.

Аларның хәлләрен белергә анда да зур йөрәкле Насыбулла абый килә. Авылның бөтен ятим баласы өчен әтигә әверелә ул. Кечкенәләрне алларына утырып сөя, зурларының хәлләре белән кызыксына.

Соңрак Нәҗибә апа хәзерге Спас (элекеге Куйбышев районына) педучилещега укырга керә. Җәйләрен детдомга сеңлесе янына ашыга. Укып бетергәч аны Әтнә районы Олы Мәңгәр авылына детдомга тәрбияче итеп жибәрәләр. Үзе белән Розаны алып ул Мәңгәр авылына аяк баса, шунда эшли башлый. Читтән торып югары уку йортын тәммалаганнан соң, Нәҗибә апа Олы Мәңгәр урта мәктәбендә рус теле укыта. Күпләрнең яраткан укытучысы, үз эшенең чын остасы булган Нәҗибә апа күптән лаеклы ялда булса да, үзенең төпле киңәшләре белән укучыларына әле дә ярдәм итеп тора. Авыр сугыш елларының хәтирәсен меңләгән яшьтәшләре кебек мәңге җуелмас яра итеп йөрәгендә йөртә ул. Бар теләге - мондый афәт бүтән кабатланмасын иде.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: