Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - Олы Мәңгәрдә ветераннарга медальләр тапшырылды

Олы Мәңгәр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, җирле үзидарә рәисе Вәзих Хисмәтуллин, мәктәп директоры урынбасары...

Олы Мәңгәр мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы булып үтте. Әлеге чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Мәңгәр" күмәк хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов, җирле үзидарә рәисе Вәзих Хисмәтуллин, мәктәп директоры урынбасары Рәзинә Сабирова катнашты.

Әлеге медаль тапшырылучылар исемлегендә Олы Мәңгәр җирлегендә яшәүче барысы 54 тыл ветераны исәпләнсә дә, бәйрәмгә аларның 20 се генә килгән иде. Еллар узган саен яшәрә бармыйлар шул, араларында урын өстендәгеләре дә, авырлык белән генә хәрәкәтләнүчеләре дә бар. Ике медаль ел башында исән булып та, бу көннәрне күрә алмыйча, бакый дөньяга күчкәннәрнең туганнарына тапшырылды.

Ветераннарны мул өстәлләр артында, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән аһәңле шигырьләр, моңлы җырлар белән үрелеп барган чыгышлар, рәхмәт сүзләре белән хөрмәтләделәр. Кунаклар да читтә калмады, ветераннарга җылы сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, тыныч тормыш теләделәр.

Тантана барышында сугыш чоры, тыл ветераннары, сугыштан килгән фотолар, хатлардан Олы Мәңгәр китапханәчесе Гөлшат Гарифҗанова тарафыннан әзерләнгән махсус презентация дә күрсәтелде. Бу уңайдан, шуны да әйтәсе килде, чарага чын күңелдән, тырышып әзерләнгәннәр биредә. Диварга эленгән стеллаж да әнә шул хакта сөйли. Сугыш һәм тыл ветераннарының , фронт сызыгыннан җибәрелгән фотолар, тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының исемлеге куелган анда. Бу изге эш авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Хәлимә апа Закирова башлангычы, җирле башкарма комитеты рәисе урынбасары Гөлназ Мусина һәм шул ук Гөлшат Гарифҗанова тырышлыгы белән һәм, билгеле инде күмәк хуҗалыкның шундый олы эштә битараф калмыйча матди ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә тормышка ашкан. Стеллаж янына басып, кытыршы куллары белән үзләренең якыннарының фотоларын сыпырган әби- бабайларның күзләрендәге саф яшь тамчылары бу эшне башкаручыларга олы рәхмәт билгесе дип кабул итәргә кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев