Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - полиция хезмәткәрләре кораллы һөҗүм ясаучыларны тотканнар

Тукай районы авылларының берсендә ике кеше ир белән хатын яшәгән йорттан корал белән куркытып 500000 сум күләмендә акча һәм кыйммәтле ташлы алтын бизәнү әйберләре, мех эшләнмәләре талап чыгалар. Полиция хезмәткәрләренең оператив рәвештә эшләүләре нәтиҗәсендә бандитларның эзенә тиз төшәләр. Аларның берсе Казан шәһәрендә тоткарлана. 41 яшьлек тумышы белән Днепропетровскийдан булган адәм...

Тукай районы авылларының берсендә ике кеше ир белән хатын яшәгән йорттан корал белән куркытып 500000 сум күләмендә акча һәм кыйммәтле ташлы алтын бизәнү әйберләре, мех эшләнмәләре талап чыгалар. Полиция хезмәткәрләренең оператив рәвештә эшләүләре нәтиҗәсендә бандитларның эзенә тиз төшәләр. Аларның берсе Казан шәһәрендә тоткарлана. 41 яшьлек тумышы белән Днепропетровскийдан булган адәм актыгы фатирында урланган әйберләрнең бер өлеше табыла. Тиздән һөҗүм ясаучыларның икенчесен дә тоткарлыйлар. Анысы 2014 елның октябреннән караклык өчен эзләнүдә булган Свердловск кешесе булып чыга. Тоткарланган чакта аннан пистолет һәм патроннар табыла. Әлеге эш буенча җинаять эше ачылды. Бандитлар бүгенге көндә сак астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев