Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - президентлыкка кандидатлар сайланачак

Президентлыкка кандидатлар сайланачак 27 июнь көнне Казанның теннис академиясендә"Бердәм Россия" сәяси партиясеннән Президентлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы булып узачак. Очрашуда Әтнә районы сайлаучылары да катнашачак. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева сүзләренә караганда, Президентлыкка кандидатлар белән очрашуга "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән -7, җирле үзидарә бүлекләреннән...


Президентлыкка кандидатлар сайланачак 27 июнь көнне Казанның теннис академиясендә"Бердәм Россия" сәяси партиясеннән Президентлыкка кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы булып узачак. Очрашуда Әтнә районы сайлаучылары да катнашачак. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева сүзләренә караганда, Президентлыкка кандидатлар белән очрашуга "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән -7, җирле үзидарә бүлекләреннән -5 вәкил барачак. Тагын 4 чакырылучы белән бергә район газетасы, "ТНВ" хәрәкәте һәм район ветераннар советыннан да катнашучылар булачак. - Республикабыз Россия төбәкләре арасында күренекле урын алып тора. Бу билгеле республика җитәкчелеге тарафыннан алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе. Республиканың киң җәмәгатьчелеге бердәм рәвештә Лидерыбыз Рөстәм Миңнехановны президентлыкка кандидат буларак тәкъдим итте. Булачак очрашу бөтен республика халкы өчен зур әһәмияткә ия. Сайлаучы буларак ул безнең өчен дә җаваплылыкны арттыра, - ди ул. Рөстәм Миңнеханов белән беррәттән праймеризга тагын өч кандидат тәкъдим ителде. Болар - азык төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм Россия президенты администрациясенең эчке сәясәт идарәсе элеккеге җитәкчесе Олег Морозов Булачак очрашу нәтиҗәләре буенча сайлаучылар рейтинглы тавыш бирү юлы белән дүрт кандидатның өчесен сайлап алачаклар. Праймериз нәтиҗәләренә нигезләнеп "Бердәм Россия" партиясенең төбәк конференциясендә партия Татарстан Президентына кандидатны тәкъдим итәчәк. Әлеге конференция 4 июльдә узар дип көтелә. Конференция эшендә безнең районнан "Бердәм Россия " сәяси партиясенең Әтнә бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева һәм район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов катнашачак. Алар Әтнәдә узган "Бердәм Россия" сәяси партиясенең XXIV партия конференцияседә катнашучылар тарафыннан бертавыштан делегат итеп сайланды. Праймеризның нәкъ менә теннис академиясендә үтүенең дә үз сәбәбе бар. Бу әлеге чараның масштаблары - сайлаучыларның һәм чакырылучыларның күплеге , шул исәптән өч дистәдән артык федераль һәм республика матбугаты вәкилләренең катнашуы белән дә бәйле. 33 татарстан җәмәгать оешмасы 818 сайлаучыны, "Бердәм Россия" сәяси партиясе шулай ук 818 кешене тәкъдим иткән. Алар Татарстанның барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан күрсәтелгән. Партия эчендә алдан тавыш бирүчеләрнең санау комиссиясенә 35 кеше кергән. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан җәмәгатьчелеккә югары вазыйфаи затны билгеләү өчен алдан партия эчендә тавыш биреп сайлау мөмкинлеген биргән беренче төбәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев