Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" Сабантуйга шашлык рецептлары тәкъдим итә

Шашлык исен сизүгә, аппетит ачыла, авыздан сулар килә башлый.

Сабантуйлар чорында бигрәк тә сизелә бу "чир". Бәйрәмебезне инде хәзер шашлыктан башка күз алдына китереп тә булмый. Гәрчә, ул безнең милли ризыклардан саналмаса да.

Хәер, кулинария өлкәсендәге белгечләр шашлыкны төрки халыклар ризыгы, дип саный. Чөнки әлеге ризыкның исеме кырым татарлары телендәге "шиш" ("сөңге") сүзеннән килеп чыккан. Димәк, шашлык - ул сөңгегә тезеп пешерелгән ит булып чыга.

"Шашлык сезон"ы инде май бәйрәмнәрендә "ачык" дип игълан ителсә дә, Сабантуйлар чоры - аны дәвам итәргә менә дигән сәбәп.

Кибетләрдәге әзер шашлыкның бер уңайлы ягы гына бар. Аны әзерләү өчен вакытны сарыф итәргә кирәкми. Тик кибет киштәсендәге шашлыкның нинди иттән ясалганлыгын кем белгән?! Шуңа өйдә әзерләнгәненә ни җитә!

Сарык итеннән классик шашлык рецепты:

Яңа суелган сарык итен артык маеннан арындырырга, зур кисәкләргә бүләргә;
Маринад өчен суганны (ул күп булырга тиеш) иттарткыч аша чыгарырга;
Суганның калган өлешен һәм помидорларны ярымтүгәрәкләп турарга, тәмләткечләр кушарга;
Маринад кушылган итне 2-3 сәгатькә салкынча урынга куярга;
Кыздырыр алдыннан шампурга ит кисәкләрен, суган, помидорны чиратлаштырып тезәргә.

Сыер итеннән шашлык рецепты:

Лимонның согын сыгарга;
Лимонның цедрасын һәм 5 сарымсак тешен вак угычтан уарга;
Лимонның эчке өлешен, цедрасын, согын, сарымсакны 400 грамм майонез белән бутарга, тәмләткечләр кушып, яхшылап болгатырга;
1 килограмм сыер итен зур булмаган кисәкләргә бүләргә, тозларга;
Майонез һәм тәмләткечләр катнашмасын ит өстенә салырга;
Савытның капкачын яхшылап ябып, шашлыкны 10 сәгатькә салкынча урынга куярга;
Шашлыкны кызу утта пешерергә.

Тавык итеннән иң гади шашлык рецепты:

2 килограмм тавык түшкәсен бик кечкенә булмаган кисәкләргә бүләргә һәм тирән савытка салырга;
Суганнны ярымтүгәрәкләп турарга һәм тоз белән кушып, суганның согы чыкканчы, изәргә;
4 сарымсак тешен вак телемләп турарга;
Петрушканы вак итеп турарга;
Тавык кисәкләренә суган, сарымсак, петрушка кушарга һәм әлеге ингредиентларны, кош итенә сеңдерә-сеңдерә, барысын бергә яхшылап болгатырга;
Аннан соң ярты лимон согын, төелгән кара борыч кушып, болгатырга;
Әзер массаны ике сәгатькә салкынча урынга куярга.

Чеби итеннән шашлык рецепты:

Авырлыгы 300 граммнан артмаган өч чебешнең һәрберсен урталай бүләргә;
Аерым савытта 30 грамм каймак, 1 аш кашыгы лимон согы, вак итеп туралган 1 сарымсак тешен, тоз һәм борычны тәменчә кушып, болгатырга;
Иткә әзер соусны сыларга;
Шунда ук шампурларга тезәргә һәм кыздырырга;
Табынга куяр алдыннан лимон белән бизәргә мөмкин.

Балык шашлыгы рецепты:

1 килограмм сөләйман балыгын юарга, тире һәм кылчыкларыннан чистартырга, кисәкләргә бүләргә;
Маринадлау өчен балыкны савытка салырга, 1 аш кашыгы хмели-сунели (тәмләткеч), 50 грамм вак итеп туралган кинза, тәменчә тоз һәм кара борыч кушарга;
Балыкны тәмләткечләр кушып болгаткач, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 грамм анар (гранат) согы кушарга;
Тагын бер тапкыр барлык ингредиентларны да бергә кушып болгатырга, 2 сәгатькә маринадларга куярга;
Әзер булгач, балык кисәкләрен шампурга тезәргә, калган маринадны өстенә сыларга һәм кыздырырга;
Табынга яшелчәләр, ачы маринадланган борыч, наршараб соусы белән бирергә мөмкин.

Шашлыгыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмлетамак