Әтнә таңы

"Әтнә таңы": Сак булыгыз: мошенниклар

"Күпме кисәтүгә карамастан, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр кимеми", - Россия Эчке эшләр министрлыгы "Әтнә" полиция бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев әнә шулай дип уфтана.

- Шундый берәр очрак турында искә алып үтегез әле?

- Бу юлы бездә түгел, Кайбыч районында шундый 5 факт буенча тикшерү эшләре бара. Әмма аларда чыгышы белән безнең Чишмәле Сап авылыннан булган 42 яшьлек ханым шикләнелә. Гомумән, матбугат чараларында гел кисәтеп торуга карамастан, аферистлар атна саен уннарча кешене алдыйлар. "Телефон мошенниклыгы" бик күп. Ә аларны тоту бик авыр. Кызганыч, бу категория җинаять авыр ачыла. Шуңа карамастан, уңай нәтиҗәләр дә бар. Әйтик, Самара өлкәсендә колониядә утыручы берәү телефон мошенниклыгының 37 фактында гаепләнә.

- Ә безнең районда бу яктан тынычмы?

- Тыныч үзе. Шуңа карамастан, халыкны һәрдаим кисәтеп торырга кирәк. Чөнки безнең халык тиз ышанучан.

- Мошенниклык авылларда еш очрый диләр?

Реклама

- Мошенниклык шәһәрләрдә дә еш булып тора. Әйтик, Яр Чаллыда укучы ике кыз бала иптәшләренең фатирын 4 тапкыр талыйлар. Башта ышанычка кереп, кунак булганнар, хәтта йокларга калганнар. Шул ук вакытта кайда нәрсә ятуын, өйдә кайчан кеше булмый икәнлеген истә калдырганнар. Бер комплект ачкычларны урлап, хуҗалар булмаганда өйгә кереп, 400 мең сумлык төрле әйбер урлаганнар.

- Мондый төре дә бар икән. Гадәттә ялгыз һәм өлкән яшьтәгеләрне алдыйлар дип күнегелгән...

- Әлмәттә нәкъ шулай булган. 88 яшьлек ялгыз ир-ат социаль хезмәт вәкилләре дип, өенә ике хатын-кызны керткән. Тегеләре абзыйны сөйләштереп, акчаның кайда булуын белгәннәр дә, фатирдан 165 мең сумны алып чыгып киткәннәр.

- Мошенниклардан саклану юлларын да искә төшереп үтегез инде?

Таныш булмаганнарга, хәтта алар социаль хезмәт, полиция, торак-коммуналь вәкилләре булып сөйләшсәләр дә, ишекне ачмагыз. Шул хезмәткә шалтыратып, андый кешеләр киләргә тиешме икәнен белешегез. "Бозым", "Күз тию"ләрне бетерәм диючеләргә ышана күрмәгез. Кыйммәтле әйберләрне арзан бәядән тәкъдим итсәләр дә ышанырга ашыкмагыз. Бу очракларда, шулай ук йокларга кертүне сорасалар, күршеләрегезгә, туганнарыгызга хәбәр итегез. Паспортларын сорап алып, мәгълүматларын истә калдырыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: