Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" сезнең белән

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләсе яртыеллыкка язылу тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Шуның өчен тиз арада "Әтнә таңы"на язылып калырга ашыгыгыз. Дөрес, кисәк кенә артып киткән бәяләр газетабызга язылуда күпмедер дәрәҗәдә каршылыклар тудырды-тудыруын. Әмма ничек кенә булмасын, шатлыкта да, кайгыда да бергә булган укучыларыбыз безнең белән калыр дип өметләнәбез. Газетабызның...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләсе яртыеллыкка язылу тәмамланырга да санаулы көннәр калып бара. Шуның өчен тиз арада "Әтнә таңы"на язылып калырга ашыгыгыз. Дөрес, кисәк кенә артып киткән бәяләр газетабызга язылуда күпмедер дәрәҗәдә каршылыклар тудырды-тудыруын. Әмма ничек кенә булмасын, шатлыкта да, кайгыда да бергә булган укучыларыбыз безнең белән калыр дип өметләнәбез. Газетабызның форматы кечкенә, шул сәбәпле, кайвакыт сез укырга теләгән темага мәкаләләргә урын да калмый торгандыр. Ничек кенә булмасын, без район яңалыклары белән бер дулкында барырга тырышабыз. Ә район тормышына битараф булмаган, һәрдаим кызыксынып торучыларга "Әтнә таңы" менә дигән мәгълүмат чыганагы. Бүгенге көндә газетабызга бары 1654 кеше генә язылган. Соңыннан онытканбыз, дип уфтанырга калмасын өчен,тиз арада язылып калырга ашыгыгыз. Нинди генә сәбәпләр эзләсәк тә, шушы җирлектә яшәп, район тормышыннан хәбәрдар булмый яшәве кыен ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев