Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" сезне тыңлый

Дөнья мәшәкатенең бетәсе юк. Ара-тирә иңнәрне нужа баса. Шундый иттереп китереп кыса, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисен. Шуны истә тотып, әлеге сәхифәне булдырдык. Редакциягә 15 майда килгән хат сәбәп булды. Чистарыну турында күп язылганнан соң бер билгесез автор мөрәҗәгать итте. "Үзебезнең өебез дә , капка төбебез дә чиста, ә менә кешенекен,...



Дөнья мәшәкатенең бетәсе юк. Ара-тирә иңнәрне нужа баса. Шундый иттереп китереп кыса, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисен. Шуны истә тотып, әлеге сәхифәне булдырдык.

Редакциягә 15 майда килгән хат сәбәп булды. Чистарыну турында күп язылганнан соң бер билгесез автор мөрәҗәгать итте. "Үзебезнең өебез дә , капка төбебез дә чиста, ә менә кешенекен, күршенекен саклый белмибез. Сыерларны көтүгә куганчы кеше капка төбендә ашатып торалар, нәтиҗәдә "коймаклар" ятып кала, җыештыр..."- исегезгә төшерсәгез шундыйрак хат иде ул. Шуннан бирле һәр атнаның җомга көнендә сезне тыңлый башладык. Хәер, аңа кадәр дә шул тәртиптә эшли идек, тик аерым сәхифәсе генә булмады. "Редакциягә хат килде", Хат эзеннән", "Ачыкладык", "Беләсе килә" кебек рубрикалар белән беррәттән "Без сезне тыңлыйбыз" барлыкка килде. Яхшы әйбер күпме булса да, комачауламас, дидек. Бер шарт та куйдык - аноним зарлар тыңланмый, безнең өчен генә булса да, исем-фамилиягезне әйтәсез, дидек. Рәхмәт, тыңладыгыз. Нәтиҗә ничек, ниләр майтарганбыз - әнә шуны барлап утыру.
Май аеннан бирле газетабызда 12 сәхифә дөнья күргән. Моны 12 сорау гына булган икән, дип аңламагыз. Һәр сәхифә үзенә сезнең тарафтан бирелгән 3-4 мөрәҗәгатьне эченә алган. 2 сорау белән калганы да бар. Авыл халкы исеменнән мөрәҗәгать иткәненә газетаның бер битен дә багышлаганбыз. Сәхифә басылган саннарны искә төшерик, 15 май, 22 май, 24 май, 29 май, 5 июнь, 14 июнь, 12 июнь, 19 июль, 2 август, 11 октябрь, 1 ноябрь, 4 декабрь саннарында дөнья күргән алар. "Без һаман кадерсез", "Бәяләр ник югары?", "Хуҗасызлыкмы бу, әллә мәгънәсезлекме?", "Сулар эчәргә яраксыз", "Утын бар хәзер, су юк", "Утрауда калдык"... - бергәләп күтәргән хәл итәсе мәсьәләләр. Чынлап та бергәләп тырыштык. Булды алга китеше дә, хәл иткәне дә, өлешчә хәл ителгәне дә, хәл итә алмаганы да. Чишмәне чистартып карадылар, Марсель Сәлимҗанов урамындагы кое сүтелеп, плитә белән бастырылды, Олы Әтнә авылы зиратының өлешләп-өлешләп ничә тапкыр чистартылганын яздык. Кустарь урамын декабрь аенда тигезләп чыктылар, Урамнар караулы.
Хәл ителмәгәненә дә күңелне төшермик, Мәскәү дә бер көндә генә төзелмәгән. Шунысы сөенечле, безне җитәкчеләр ишетте. Рәхмәт районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовка. Халык гозерен иң элек ул ишетмәсә, башкалар ишетмәс иде. Аның үрнәгендә башка җитәкчеләр дә шулай эшли. Ара-тирә "Безгә кагылышлы сораулар юкмы? " - дип сораучыларның булуы да күңелне сөендерә. Тормышыбыз да бер урында таптанып тормый, алга барабыз. Беребез дә ач та, ялангач та түгел. Шөкер итәргә өйрәник. Кызу яшәү рәвешен алдык, мәшәкать басты, башкалар турында уйлау, хәл белешү онытылды. Өлгерә алмыйбыз. Туктап, янәшә күршеләребезнең хәлен белергә өйрәник, ялгыз әби-бабайларны барлыйк, бәлки безнең ярдәм кирәктер. Караучысыз түгелме алар? Берничә авылдан "Газета килми", дип шалтыраттылар. Ары авылы почтальонсыз. Хәл ителмәслек мәсьәлә түгелдер, чарасына керешик. Языгыз, шалтыратыгыз, без сезне җомга көнне генә түгел, һәркөнне тыңларга әзер. Битараф кына булмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев