Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - штрафларны вакытында түләгез

Штрафны вакытында туләсәң - тыныч йокларсың. Административ штраф - административ жәзаның бер төре. Административ җәза буларак, штраф Россия Федерациясенең һәм анын бөтен төбәкләренең административ хокук бозулар Кодексында каралган. Административ штраф, түләттерү турында карар көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә, ирекле рәвештә түләнергә тиеш. Шуны истә тоту зарур: РФ административ хокук...

Штрафны вакытында туләсәң - тыныч йокларсың. Административ штраф - административ жәзаның бер төре. Административ җәза буларак, штраф Россия Федерациясенең һәм анын бөтен төбәкләренең административ хокук бозулар Кодексында каралган. Административ штраф, түләттерү турында карар көченә кергәннән соң, 60 көн эчендә, ирекле рәвештә түләнергә тиеш. Шуны истә тоту зарур: РФ административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенең I өлеше нигезендә, административ штрафны түләмәгән очракта, штраф суммасы икеләтә күләмдә арттырып түләү, әмма бер мең сумнан күп түгел; яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу, я 50 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә тартылу каралган. Әмма мондый административ чаралар җаваплылыкка тартылган кешене штраф түләүдән азат итми. Ул административ карар нигезендә, штраф суммасын да түләргә тиеш. Кискен чаралар күрелүгә карамастан, кайбер хокук бозучылар әлеге таләпләргә игътибарсыз кала бирәләр. Мәсьәлән, гражданин Х.га карата ике административ карар кабул ителгән булса да, штрафы түләнмәү сәбапле, ул 3 һәм 5 тәүлеккә, ә гражданин Г. шул ук сәбәпләр аркасында 2 һәм 3 тәүлеккә административ җаваплылыкка тартылдылар. Штраф турындагы карар законлы көченә кереп, бер ай үткәннән соң, ирекле рәвештә түләнергә тиешле штрафы булуы турында, срогы күрсәтелеп, гражданга кисәтү хаты җибәрелә. Шул ук вакытта, вазифаи зат штрафын түләмәгән очракта , административ җәзага тартылырга мөмкин булуы хакында РФ административ Кодексынын шул ук 20.25 маддәсенен I өлешендә дә аңлатыла. Административ җәза буларак, штрафны үз вакытында һәм тулысынча түләү җәмгыять тормышында мөһим роль уйный. Агымдагы 2015 нче ел башыннан, Әтнэ районы җәмәгать судьясы тарафыннан административ штраф җәзасы билгеләнгән 94 карар кабул ителеп, 652 780 сум штраф салынды. Шулардан мәҗбүри үтәү өчен 14 карар (барлыгы 70 100 сум штраф) Арча һәм Әтнә районы суд приставлары-башкаручыларына җибәрелде. 41 карар (барлыгы 286 900 сум штраф) ирекле рәвештә түләнде, ә 38 карарның ирекле түләү вакыты әле узмаган. Югарыда китерелгән мәгълүматларга караганда, штрафка тартылган кешеләрнең күпчелеге нигездә чыгарылган карарны үз вакытында җиренә җиткереп башкаралар. Шулай да, штраф түләүдән баш тартучылар да очрый. Андый кешеләргә югарыда әйтелгән административ җәза бирелә. Закон нигезендә, штрафны түләү вакыты - карар көченә кергән көннән - 2 ел. Шунын өчен, штраф түләгәнне раслаучы кәгазьләрне (чек, квитанция, һ.б.) ким дигәндә 2 ел сакларга кирәк. Әгәр штраф үз вакытында түләнмәсә, суд пристав - башкаручысы штраф түләмәүченең хосуси милкеннән, РФ банкында сакланучы акчасыннан, хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, кыйммәтле кәгазьләреннән, һәм башка милкеннән алып бурыч капларга хокуклы. Әгәр бурычлары 10 000 сумнан артса, суд приставы-башкаручысы бурычы булган кешене РФ территориясеннән чыгуны тыючы карар кабул итә һәм документ белән танышу өчен карарны бурычлы кешегә җиткерә. Әгәр штраф ирекле рәвештә уз вакытында түләнмәсә, аннан өстәмә рәвештә штраф куләменнән 7% (тик 1 000 сумнан аз булмаган) күләмдә җыем (сбор) алына. Әгәр сезгә карата административ штраф түләү җәзасы билгеләнгән карар кабул ителеп, сез аның белән риза булмаган очракта, Әтнә район судына шикаять бирә аласыз. Ә инде карар белән килешәсез икән, штрафны үз какытында түләвегез моһим. Әтнә районы буенча беренче суд участогы җәмәгать судьясы Л. И. Курамшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев