Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - спортчы балалар утырган автобус һәлакәткә очраган

Казаннан Санкт Петербург шәһәренә каратэ белән шөгыльләнүче балаларны алып барган автобус Түбән Новгород шәһәре янында һаләкәткә очраган. Бу исә 12 яшьлек кыз баланың һәм ике өлкән кешенең үлеменә китергән.Фаҗига рульдә баручы машина йөртүченең йоклап китеп, каршы яктан килүче МАН грузовой машинасына бәрелүе аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Бу хакта lifenews.ru...

Казаннан Санкт Петербург шәһәренә каратэ белән шөгыльләнүче балаларны алып барган автобус Түбән Новгород шәһәре янында һаләкәткә очраган. Бу исә 12 яшьлек кыз баланың һәм ике өлкән кешенең үлеменә китергән.Фаҗига рульдә баручы машина йөртүченең йоклап китеп, каршы яктан килүче МАН грузовой машинасына бәрелүе аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Бу хакта lifenews.ru хәбәр итә. Автобуста бу вакытта 20 кеше, шул исәптән 12 бала булган. Үлүчеләр арасында республика каратэ федерациясе рәисе Искәндәр Шагин да бар. Зыян күрүчеләр барысы да Түбән Новгород хастаханәләренә озатылган. Алар арасыннан өч бала реанимациядә ята, аларның икесе комада. Бүгенге көндә барлык зыян күрүчеләрне Татарстан хастаханәләренә күчерү күздә тотыла.

.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: