Әтнә таңы

“Әтнә таңы“ - тагын бер ир хатынына аткан

Ике атылган ядрә дә хатынның янбашына эләккән. Юдинода исерек ир хатынына пневматик коралдан аткан. Башлангыч мәгълуматлар буенча әлеге фаҗиганың сәбәбе дә көнләшү диелә. Хатын кызның да салмыш булуы аны тагын да кыздырып җибәргән , күрәсең. Хатынның 70 яшьлек әнисе сүзләренә караганда, ул инде берничә ел кызының гаиләсен туендырып тора һәм...

Ике атылган ядрә дә хатынның янбашына эләккән. Юдинода исерек ир хатынына пневматик коралдан аткан. Башлангыч мәгълуматлар буенча әлеге фаҗиганың сәбәбе дә көнләшү диелә. Хатын кызның да салмыш булуы аны тагын да кыздырып җибәргән , күрәсең.

Хатынның 70 яшьлек әнисе сүзләренә караганда, ул инде берничә ел кызының гаиләсен туендырып тора һәм оныгын карый. Мондый гауга бу гаиләдә еш булган, әмма моңарчы әби аларны тынычландыра торган булган. Полиция хезмәткәрләре "аучы"ны бүлеккә алып киткәннәр. Хатын хастаханәгә барудан да, "кызу" ире өстеннән гариза язудан да баш тарткан.

Также по теме:

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: