Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

" Әтнә таңы" - "Татарстан – көчле һәм тынычлык сөюче регион"

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны...

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кырымга эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуда катнашу, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Кырымга эш сәфәре кыла. Ялта шәһәрендә Владимир Путин Россия Федерациясендә туризмны үстерүгә багышланган Дәүләт советы президиумы утырышын уздырды. Шуннан Владимир Путин Кырым Республикасының милли иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Чара Ялта районының Симеиз поселогында узды.
Очрашуда Владимир Путин искәрткәнчә, "асылда Кырым - күп милләтле Россия чагылышы ул". Ул искәрткәнчә, былтыр октябрь аенда Кырымда кеше санын алдылар, халыкның 96 проценты үз милләтен билгеләгән. "Бу профессиональ эш барышында алынган тулысынча объектив дөрес мәгълүматлар", - дип билгеләде ул.
Кырымда 175 этнос бар. Иң күп санлылары - руслар (68%), украиннар (16 %) һәм кырым татарлары (10 %тан артык).
"Халык санын алганда, туган тел турында мәгълүматлар да җыелган, - диде Владимир Путин. - Кырым хылкының 84 %ы туган телләре дип рус телен атаганнар, 8 % тирәсе кырым-татар телен атаганнар, 3,7 % - татар телен, 3,3 % - украин телен. Киң таралган тел - рус теле, Кырымның 99,8 % халкы рус телендә сөйләшә".
РФ Президенты фикеренчә, Кырымда, бөтен илдәге кебек, дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте көчен берләштереп, даими рәвештә тынычлык һәм дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга игътибар бирергә кирәк.
"Бу чорда ярымутрауда 75 милли-мәдәни автономия һәм 15 милли-мәдәни берләшмә булдырылды. Мондый оешмаларны булдыру Россиядә гадәткә керде. Алар вәкилләре хакимият белән нәтиҗәле эш итәләр, бөтен дәрәҗәләрдә дә, консультатив һәм киңәшмә органнар составларына керәләр", - дип хәбәр итте Владимир Путин.
Очрашу барышында Владимир Путин, төрле конфессияләр һәм төрле милләтләр вәкилләрең тынычлыкта яшәгән Россия регионы буларак мисал итеп, Татарстан Республикасын китерде. Владимир Путин сүзләренчә, Татарстан - көчле һәм тынычлык сөюче регион, ул очрашуда катнашучылар игътибарын әлеге фактка юнәлтте һәм кыйммәтле тәҗрибәне үзләштерергә өндәде.
"Милләтара мөнәсәбәтләр - бик четерекле өлкә һәм биредә милли җәмгыятьләр һәм хакимият вәкилләрнә дә бик ипләп, саклык белән, даими әңгәмә аша эш итәргә кирәк, шул исәптән муниципаль дәрәҗәдә дә, кеше бер-берсенә якын яшәгән җирдә. Теге яисә бу милләткә, этноска караучы гражданнарның нинди дә булса махсус хокуклары темасына теләсә нинди спекуляцияләр бик куркыныч", - дип әйтте Владимир Путин.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Симеиз поселогындагы киңәшмәдә катнашучы булды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның милли телләр өйрәнүдәге тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Кешеләр туган телләрендә ирекле аралаша алсалар, аны мәктәпләрдә өйрәнә алсалар - бу барысына да уңайлык өсти, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанда чуваш, удмурт гомуми белем бирү мәктәпләре бар.
Кырым милли иҗтимагый берләшмәләре проблемалары турында "Кырым" Кырым татарлары иҗтимагый берләшмәсе башлыгы Рәмзи Ильясов сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев