Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

“Әтнә таңы” – Татарстанда 10 яшьлек баладан әбисен үтерүдә һәм әнисенә пычак яралары ясауда шикләнәләр

Байлар Сабасындагы бер йортта 7 апрель кичендә кадап-кискән төрдәге яралар ясап үтерелгән 57 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Моннан тыш кадап-кискән яралары булган 33 яшьлек хатынны да больницага илтәләр. Әлеге факт буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддә, I өлешендә каралганча җинаять эше...

Байлар Сабасындагы бер йортта 7 апрель кичендә кадап-кискән төрдәге яралар ясап үтерелгән 57 яшьлек хатын-кыз гәүдәсен табалар. Моннан тыш кадап-кискән яралары булган 33 яшьлек хатынны да больницага илтәләр. Әлеге факт буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддә, I өлешендә каралганча җинаять эше кузгатыла. Алдан фаразлаулар буенча, 10 яшьлек малай күп тапкыр телевизор караучы әбисенә, ә аннан соң кухнядагы әнисенә пычак белән кадый. Барлык хәлләрне ачыклауга юнәлдерелгән, кирәкле тикшерү гамәлләре башкарыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев