Әтнә таңы

"Әтнә таңы" - Әтием ник онытылган?

Үзем Югары Шашы авылында туып үстем. Мин - 1911 елгы әтием Әхмәтгали Сәфәргалиевнең кече кызы.Район үзәгенең уртасында сугышта булган ветераннарның фоторәсемнәреннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап баннер ясап куйдылар. Минем әтиемнең дә фотосын сорап алганнар иде аңа. Баннерны куюга, мин дә шул фотолар арасыннан әтиемнең фотосын эзләдем, ләкин тапмадым, чөнки...

Реклама

Үзем Югары Шашы авылында туып үстем. Мин - 1911 елгы әтием Әхмәтгали Сәфәргалиевнең кече кызы.Район үзәгенең уртасында сугышта булган ветераннарның фоторәсемнәреннән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап баннер ясап куйдылар. Минем әтиемнең дә фотосын сорап алганнар иде аңа. Баннерны куюга, мин дә шул фотолар арасыннан әтиемнең фотосын эзләдем, ләкин тапмадым, чөнки ул анда юк иде. Күзләремнән яшьләр тәгәрәп-тәгәрәп төште, күңелемне тыя алмадым, тимер багананы кочаклап рәхәтләнеп еладым, әзрәк эчем бушады. Ни өчен минем әтиемнең фотосын куймаганнар анда, исем-фамилиясе дә юк. Ул ялган ветеран да түгел, чып-чын сугышның әчесен-төчесен күргән бер аяксыз ветеран. Без бала вакытта чәйләрне калай тартмага салалар иде, әтиемнең шул тартма тулы медале бар иде. Хәтта ак йолдызы да бар иде. Ул аларны "Балалар, болар кирәк түгел инде", дип безгә уйнарга бирә иде. Без сорап аптыраткач, әти сугышта булганнарын сөйли иде, ул сөйләгәннәр хәтергә уелып калган: "Мин пулялар яңгыры астында калдым, күккә карасам ике яктан пулялар оча иде, мин шунда яраландым. Шул аяк белән, 40 километр, ял итә-итә, шуышып бардым. Төн караңгы, кайсы якка барырга да белмим, ике яктан да ут ачалар. Озак уйларга вакыт аз иде, чөнки күп кан югалттым. Шуыша торгач, күктә яктылык сизелә башлады, шул вакытта колагыма русча сөйләшкән тавышлар ишетелде. Шатлыгымның чиге юк иде, ниһаять барып җиттем. Үзебезнекеләр булган икән, алар мине танып, күтәреп алдылар, госпитальгә озаттылар. Аңыма килгәндә бер аягым юк иде инде",- дип сөйли иде әти. Менә шуннан соң әтине кайтарып җибәргәннәр... Әтием тырыш, кырыс холыклы, эшчән иде. 8 бала булганбыз, дүртебез кечкенә вакытта дөнья куйган. Сугыштан соң, бер аяклы әти белән әнигә тормыш алып бару җиңел булмагандыр, ул 4 баланы карарга, тәрбияләргә, ашатырга да кирәк. Хезмәт сөя иде әти, минем аягым юк дип тормады әвендә каравыл да торды, комбайннар да аның сагында иде. Сизгерлеге, игътибарлыгы булганы өчен аны Фәйзи абый Галиев та бик хөрмәт итте. Әнием дә иртәрәк китеп барды. Исән чагында абыем белән Мәүлидә тәрбиясендә яшәде, аларның балаларын карашты. Бик тату тордылар, рәхмәт аларга. Ходай аларны тазалык белән тынычлыктан аермасын. Еллар үзенекен итте, без дә тормыш кордык, бүгенге көндә без икәү генә калдык. Бары да бар, әти белән әнине генә кайтарып булмый. Баннерда әтинең сурәтен тапмагач, чыдый алмый яздым бу язмамны. Карточкасы булмаса, китап чыгарыла, анда кертелер, дип тә юатмакчы булалар безне. Әллә керә, әллә юк. Кертелгән очракта , ул китапны ветераннар саен бирмиләр. Безнең әтиебезне дә кеше арасында күрәсебез килә, ул онытылырга тиеш түгел, чөнки әтием дә бүгенге бәхетле тормыш өчен кан койган. Язганнарым аның рухына дога булып барсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Әрнү
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: