Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“- әтине сугыш беткәч тә көттек

Җиңүнең 70 еллыгы «Әтине сугыш беткәч тә көттек» Сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп, 1942 елның 13 мартында 44 яшьтә үлгән әтием Дәүләтгали Хәлиуллин турында сүзем. Ул Тверь өлкәсенең «Новое» авылында җирләнгән, аягы яраланып үлгән, әтием турында әнигә сугыштан яраланып кайткан Галимҗанов Абрар абый кайтып әйткән: «Дәүләтгали бик каты ыңгырашып...

Җиңүнең 70 еллыгы

"Әтине сугыш беткәч тә көттек"

Сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китеп, 1942 елның 13 мартында 44 яшьтә үлгән әтием Дәүләтгали Хәлиуллин турында сүзем.

Ул Тверь өлкәсенең "Новое" авылында җирләнгән, аягы яраланып үлгән, әтием турында әнигә сугыштан яраланып кайткан Галимҗанов Абрар абый кайтып әйткән: "Дәүләтгали бик каты ыңгырашып ята иде, аягы яраланган иде. Яралыларны бер өйгә кертеп тутырганнар",- дигән. Әни әтине сугыш беткәч тә көтте, "Аяк белән кеше үлми, кайтыр", -дия иде. Безнең Маһирә әбинең 6 баласы булган: Хәлиуллин Сафа, Хәлиуллин Дәүләтгали, Хәлиуллин Абдулла, Хәлиуллин Сәет һәм ике кызы. Әбинең әле дә ике оныгы бар, берсе мин- 80 яшьтә, икенчесе Казанда яши, Әминә апа - 95 яшьтә. Әбинең дүрт улы да сугышка китеп, дүрт улы сугыш кырларында үлеп калдылар, Абдулла абый гына исән-сау кайтып, гомер буе укытучы булып эшләп, Олы Әтнә авылында үлде. Минем әтием сугышка кадәр колхозда яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән, колхоз оешкан елда ук, беренчеләрдән булып, колхозга кергәннәр, өйләнгәч әни белән башка чыгып тора башлаганнар. Сугыш башланганчы безнең колхоз Киров исемендә булган. Ул елларда, яшелчә бакчасында карлыганнар бик күп иде, кәбестә, кыяр, кишер, чөгендер үстерәләр иде. Колхозчыларга ат олаулары белән өләшәләр иде яшелчәләрне. Әти колхозда алдынгы булды, Казанга алдынгылар съездына да барды. Без әни белән яшелчәләргә сулар сибәргә бара идек. Миңа кечкенә лейка алып бирделәр, әти сугышка китеп вафат булгач, 1-2 ел гына үстерделәр яшелчәләрне, карлыган агачлары да корып беттеләр. Сугыш афәтләре безгә дә кагылды. Ул елларда заем түләү бар иде, терлек асраучылар хөкүмәткә ит, сөт, май, йомырка, йон җыеп бирә идек. Укыган вакытта, каникул көннәрендә олы апайлар белән колхозда эшли идек. Тылда эшләгән кешеләр дә дошманны җиңүгә зур өлеш керттеләр. Ишле балалы әниләр, ачлыкны да, ялангачлыкны да күрделәр. Ягарга утын да юк иде. Саламны көлтәләп кертә идек өйгә, салам яга идек. Өйләр юешләнә, чери иде. Ә хәзер, Аллага шөкер, тормышлар яхшы, утын да кирәкми, керосин да кирәкми, ни теләсәң ашарга шул бар, ләкин гомерләр генә чикләнде. Яшьләр исән-сау булсыннар, илләр тыныч булып, бездән соңгы буын рәхәт яшәсен иде.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев