Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" - туган йортым кебек...

КФУ галиме - 1960 елдан СССР Журналистлар берлеге, 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы иясе, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге республика премиясе алучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Әгъзамов исемендәге республика бүләге лауреаты, "Югары һөнәри белем почетлы эшлеклесе"күкрәк билгесен йөртүче укытучыбыз Илдар Мәлик улы Низамов 80...

КФУ галиме - 1960 елдан СССР Журналистлар берлеге, 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы иясе, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге республика премиясе алучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф.Әгъзамов исемендәге республика бүләге лауреаты, "Югары һөнәри белем почетлы эшлеклесе"күкрәк билгесен йөртүче укытучыбыз Илдар Мәлик улы Низамов 80 яшьлек юбилеен яңа китабы белән каршы алды.

Һәм юбилеен билгеләп узган көннәрдә безгә килеп үзенең бу китабын бүләк итеп китте.

"Әтнә таңы"нда Илдар абыйның ике укучысы эшли: берсе - Сүрия Мингатина, икенчесе - Гөлнар Мөхәмәдҗанова.

Илдар абый безнең белән горурланса, ә без аның кебек олы йөрәкле, изге күңелле, шул ук вакытта таләпчән мөгаллимдә укуыбыз белән шатланабыз. Булды Илдар абыйның безне "камчылаган" вакытлары да, бәхәсләштек тә. Әдип-галимнең алма бакчасында җыйналып сөйләшүләр дә аз булмады.

Алмалар үстерә ул, виноградның әллә ничә сорты бар, чәчәкләр бихисап. Туган авылын, туган нигезен якташларын, шул исәптән безне дә бик ярата.

"Әтнәлеләр дип язасыз, языгыз әле шуны әтнәләр дип, сөйләм телендә гел әтнәләр дип сөйләнелә", - дип киңәшен дә бирде. Һәм без ул киңәшне тотабыз. Язмаларын да беренче "Әтнә таңы"на алып килә укытучыбыз.

Бу китабының беренче битенә дә болай дип язган ул:

"Әтнә таңы" - туган йортым кебек: акыл-сабак -киңәш тә бирә; уйландыра, сөендерә, илһамландырада. Рәхмәт сиңа! Һәркайсыгызга сәламәтлек, иҗат сөенечләре теләп калам. Илдар абыегыз."

Рәхмәт, Илдар абый! Без дә сезгә сәламәтлек телибез. Бөтен дөньяны сыйдырган йөрәгегез туктамасын әле. Сез безгә, татар матбугатына, татар халкына бик кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев