Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" уздырган бәйгедә җиңүче – Резеда Гәрәева!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Гашыйклар көне уңаеннан «Хәтерлим мин гүзәл мизгелне» дигән бәйге игълан иткән идек. Килгән хатларны ничек урнаштырып бетерербез, мәхәббәткә бәйле булгач, хатлар күп килер, хатирәләр күзгә яшь китерер, сайлап алырга читен булыр, дип тә уйлаган идек. Тик без уйладык берне, Ходай бирде икене, дигәндәй, редакциягә бары 4 язма...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Гашыйклар көне уңаеннан «Хәтерлим мин гүзәл мизгелне» дигән бәйге игълан иткән идек. Килгән хатларны ничек урнаштырып бетерербез, мәхәббәткә бәйле булгач, хатлар күп килер, хатирәләр күзгә яшь китерер, сайлап алырга читен булыр, дип тә уйлаган идек. Тик без уйладык берне, Ходай бирде икене, дигәндәй, редакциягә бары 4 язма килде. Мәдинә ханымның язмасын алдагы санда укыдыгыз, калганнары бу биттә. Социаль челтәргә язып, хатирәләр уртаклашучылар да булмады. Бәйгенең биремен авыррак кабул иттегез ахыры. «Бик язасы килә, арты бар, нишләсәң дә четерекле, сүзле тема», - диючеләр дә очрады. Шулайдыр анысы... - тик үткән белән булышу акыллылар эше түгел. Күбрәк бүгенгесе булмау­чылар интегә бу чир белән...
Озын сүзнең кыскасы, «Хәтерлим мин гүзәл мизгелне» бәйгесенә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Барыгызга да бүләк биреп була билгеле, чөнки сез санаулы гына. Тик тигезлисебез килмәде. Олы Әтнәдән Резеда Гәрәеваны җиңүче дип билгеләргә булдык. Ни өченме? Ачыктан ачык язганы, мәхәббәтеннән оялмаганы, берни яшермәгәне, ел саен менә шундый хатлары белән ирен шатландырганы өчен.

Илдарым!
Үткәрәм синең яныңда
Сәгатьнең һәр минутын.
Шул инде иң кадерлесе -
Йөрәгемнең җылысы...
Мәхәббәтем билгесе.
Резеда Гәрәева, Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев