Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ - Җәй озатты сөйгән улын...

Җәй озатты сөйгән улын... Күңелләрдә дә, табигатьтә дә әллә ниткән шыксыз көннәр. Җанда бушлык. Йөрәк кенә, югалту ачысын онытырга бирми, сулкылдап тибә. Әнисен, туганнарын, йөзләгән дусларын калдырып, Ильяс китте дә барды. Бу дөньяда калганнарга ничек яшәргә, ничек яңа туган көнгә атларга - билгесез... Ильясның юклыгын, кайгы-хәсрәтнең зурлыгын аңлатырга сүзләр дә...

Җәй озатты сөйгән улын...

Күңелләрдә дә, табигатьтә дә әллә ниткән шыксыз көннәр. Җанда бушлык. Йөрәк кенә, югалту ачысын онытырга бирми, сулкылдап тибә. Әнисен, туганнарын, йөзләгән дусларын калдырып, Ильяс китте дә барды. Бу дөньяда калганнарга ничек яшәргә, ничек яңа туган көнгә атларга - билгесез... Ильясның юклыгын, кайгы-хәсрәтнең зурлыгын аңлатырга сүзләр дә эзләргә кирәкми, аның якыннарының, дусларының җан авазына колак салсаң да, шаккатасың. Ике дистә гомер яшәгән япь-яшь егет ничек шулай һәркемгә якын булырга өлгергән дә, баскан саен изгелек-игелекне нихәлләр эшләп бетергән икән?! Кем белән генә сөйләшмә, кемне генә тыңлама - һәркемнең үз хатирәсе, үз рәхмәте Ильяска. Кемгәдер авыр вакытта җылы сүзе, киңәше белән таяныч булган, берәүләргә елмаюы белән кара төнне якты көнгә әверелдергән, икенчеләргә иң кыен мизгелдә ярдәм кулын сузган, иң кирәк мизгелдә янәшә була белгән. Ничек итеп? Монысын инде ул үзе генә белгәндер.

Бүгенгедәй исемдә: икенче балам белән авырлы чагым. Җәй челләсе. Эссе, бөркү. Олы Әтнәнең үзәк урамында хәлем бетеп туктап калдым. Театр бинасына кадәр менәсе бар. Их, машиналы берәр таныш очрамасмы дип, як-ягыма карыйм. Шулчак: "Гөлүсә апай, нихәлләр?" - дигән якын тавыш. Һәрвакыттагыча, май кояшыдай балкып Ильяс басып тора. "Ильяс, сине минем каршыма Аллаһы Тәгалә үзе чыгарып бастырдымы әллә? Театрга кадәр генә меңгезеп куя алмассыңмы?" - дигән үтенечемә каршы: "Хи, була ул!", - дип, җилдереп кенә кирәк урыныма илтеп тә җиткерде. "Энем, нинди генә бәхетле кыз балага насыйп булырсың икән син, бигрәк әйбәт бит үзең!" - дип, рәхмәт укып озатып калдым. Булмады шул... Насыйп булмады... Сулардан алып утларга салды да, китеп барды. Апрель башында фаҗигагә тарганнан соң да дуслар-туганнары - йөзләгән йөрәк үз җанын ярып бирердәй булып өзелде аның өчен. Табиблар өмет өзәргә кушканда да, Ильясны яратучыларның өмете, догасы өзелмәде. Инде була, менә бит таныды, менә бит елмайды дип, иңнәргә канатлар үскәндә өзелде дә китте. Ышанасы да килми... Яшьли толлык ачысының бөтен авырлыгын кичергән җанын учына кысып, үксеп елар көннәрендә елмаерга өйрәнгән, күңеленең бар яхшылыгын, яктылыгын янәшәдәгеләреннән беркайчан җәлләмәгән, районыбыздагы физик мөмкинлеге чикләнгән ничәмә-ничә кимсенгән җанны олы дөньяга чыгарган, яшәргә көч биргән Фәридә апайга бала хәсрәте артык иде. Аның болай да хәсрәт дәрьясы мөлдерәмә, йөрәге телгәләнгән, җаны кыйналган иде бит инде... Яраткан бәндәсен Аллаһы Тәгалә кабат сынарга уйладымы? Гарасатка имәннәрдә чыдамый, шартлап сына, ана йөрәге түзәр дидеме? Безнең акыл аңламаган, бары Аллаһ кына белгән әйберләр күп шул әле бу дөнья йөзендә. Фәридә апай белән бергә эшләргә туры килде. Ул вакытта әле мәктәптә генә укыган Ильяс әнисе янына эшкә еш керә иде. Һәркемнең күңеленә ачкыч ярата белүен, балаларча эшлекле кыяфәтен күреп, Фәридә апайга: "Бу улың я министр, я, ким дигәндә, берәр нәчәлник була", - дип елмая идем. Булмады шул, Ильясның тормышта үр артыннан үрләр яулавын күрергә насыйп булмады... Әнием дип өзелеп торган ир баланы күреп соклана идем Ильяска. (Соңрак Фәридә апайның өч баласының да әниләренә "Әнием" дип дәшүләрен белеп, янә бер гаҗәпләндем). Ильяс үсте, әмма әнисенә булган җылылыгы, бала назы кимемәде. Киресенчә, малай чактагы самими яратуы егетләрчә кайгыртучан яратуга, әнисен саклап-яклап яшәү рәвешенә әйләнде. Күзләр тидеме, тәкъдир эшеме, нәрсә булды - Әнием дип өзелеп торган малай, Әнием дип өзелеп торган егет бүген юк инде. Төште дә югалды. Олы кеше гомеренә җитәрлек яхшлыкны 20 яшенә җиткәндә эшләп өлгерде дә китеп барды...

Ильяс, энем... Синең елмаюың җитми. Синең көр тавышың җитми. Җәй дә, җир дә, дөнья да синсез ятим икән. Сине белгәннәрнең тормышында син бәйрәм булып яши белдең, әнә шуны онытмагыз дигәндәй, бар халык Сабан туе бәйрәм иткән көнне җир куенына кереп яттың. "Җәй озата үзенең улын", - дип яза дусларың, интернеттагы битеңдә әле һаман да синең белән сөйләшәләр, каршы җавап булмасын белсәләр дә, яшь аралаш елмаеп синең белән үткәргән күңелле мизгелләрен барлыйлар, кабереңә син яртакан төстәге чәчәкләр илтеп, юклыгыңа ышанып кайталар да, кабат сагыш катыш ярату белән сиңа эндәшә башлыйлар. Күңелдән генә булса да. Кырыс чынбарлыкны мизгелгә генә онытырга иде дә, елмаюыңны тагын бер генә күрергә иде дип гаҗизләнә бүген дусларың, туганнарың, якыннарың, Әниең, Ильяс. Рухың шат, урының җәннәттә, гүрләрең нурлы булсын! Сине югалтканнар, сине юксынганнарга Ходай күркәм сабырлык бирсен! Үзең китсәң дә, исәннәрнең хәтерендә син һаман да якты сагыш тулы бәйрәм булып яши бирәсең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев