"Әтнә таңы" яңа бәйге игълан итә
"Әтнә таңы" бәйге игълан итә "Хәтерлим мин гүзәл мизгелне" Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул - ихтыярдан өстен көч. Һәм аны кичермәгән, татымаган да юк. Бер генә аермасы бар, кемнеңдер мәхәббәте җаваплы, ә кемнекедер җавапсыз булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын мәхәббәт мәхәббәт инде... ул...
"Әтнә таңы" бәйге игълан итә
"Хәтерлим мин гүзәл мизгелне"
Аяусыз бер хакыйкать бар: мәхәббәт кешенең үзеннән сорап килми, сорап китми, ул - ихтыярдан өстен көч. Һәм аны кичермәгән, татымаган да юк. Бер генә аермасы бар, кемнеңдер мәхәббәте җаваплы, ә кемнекедер җавапсыз булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын мәхәббәт мәхәббәт инде... ул кешене үзгәртә, яшәргә мәҗбүр итә; я канатында очырта...
Килешәсезме безнең белән. Сезнең дә сагынып искә төшерә торган кадерле кешегез бардыр. Аның белән генә бәйле хатирәләр күңел түрендә сакланадыр. Языгыз безгә! Сәбәбе дә бар: 14 февраль - Гашыйклар көне җитә.
Хатларыгызны, фотоларыгызны 10 февральгә кадәр кабул итәбез. Иң тәэсирле хат иясен бүләк көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев