"Әтнә таңы" – яраткан газетам
Мин үзем "Әтнә таңы"ның һәр санын яратып укыйм. Газета килүгә оныгым Мөслимә: "Әби, синең гәҗитең килде", - дип күтәреп керә. Кырык эшем кырылса да, газетаны укып алам. Кулга алу белән киләсе ел өчен күпме кеше газетага язылганын карыйм. Кызганыч, язылу бик кыенлык белән бара. Почтальоннар тырыша. Тик 285 сум акчаны...
Мин үзем "Әтнә таңы"ның һәр санын яратып укыйм. Газета килүгә оныгым Мөслимә: "Әби, синең гәҗитең килде", - дип күтәреп керә. Кырык эшем кырылса да, газетаны укып алам.
Кулга алу белән киләсе ел өчен күпме кеше газетага язылганын карыйм. Кызганыч, язылу бик кыенлык белән бара. Почтальоннар тырыша. Тик 285 сум акчаны кызганып, язылмаучылар да бар. Бүгенге әбиләр укымышлы, "Укый белмим", дип әйтә алмыйлар. Бер йортта икешәр пенсионер яши, байтак пенсия алалар. Һәм ул ай саен килеп тора. Һәр көн ай башыннан почтальоныбыз Гөлнара пенсия акчасы өләшә. Гөлнарабыз кыш көне һәркөн - чаңгыда, җәй көне җәяүләп Кушлавыч авылына төшеп алып кайта газета-журналларны. Пенсионерларның хәзер күбесе инвалид. Газетадан 2 мең инвалид барлыгын укыгач, хезмәткә яраклы кешеләр юк икән, дип уйларсың. Әле ул инвалидлар арасында эшләүчеләр дә бар. Байтак алар. Ә мөмкинлекләре чикләнгәннәр бишәү генә. Алар Ходайга һәм Хөкүмәтебезгә рәхмәтле булып яшиләр. "Әтнә таңы" газетасына да язылмый калганнары юк.
Бу язмам белән пенсионерларга мөрәҗәгать итәсем килә. Киләсе ел өчен газета-журналларга язылганда, "Әтнә таңы" газетасына да язылыйк! Районыбызның яңалыкларын белеп тору бик күңелле бит. Бик рәхәттә яшибез. Мичкә салам ягып, саламны басудан эскерттән алып, атка төяп алып кайткан чорлар артта калды. Газ ягып җылыда утырабыз, өйләргә су кергән. Һәр йортта машина. 11 декабрь көнне пенсия бүлегенә чакырдылар. Иртән машинага утырып төштем, улым алып менде. 15 минут вакыт үтте. Юлны да чистартып торалар. Әле шул юлларда дизель тракторының арбасында, кожанга төренеп, Әтнәгә йөргән чакларны искә төшереп алдым. Олыгайган көнебезгә рәхәт чор булды. Аллаһыга рәхмәт укып, шөкерана кылып яшәргә иде дә, ләкин олылык чигенә килеп җиттек. Алдагы көннәрдә җитәкчеләргә рәхмәт әйтеп, яшьләргә сабырлык теләп яшисе генә калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 20:15Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми.7400
-
24 гыйнвар 2021 - 19:10Сөю капкасы Кергән идек бу дөньяның Сөю дигән капкаларын ачып. Р.Аймәт.7600
-
24 гыйнвар 2021 - 18:202021 елда өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү күләме артты Фаразлаулар буенча, Татарстанга өч млрд сум тирәсе акча кирәк булачак.7500
-
24 гыйнвар 2021 - 17:20Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.6800
-
24 гыйнвар 2021 - 16:20Сезне кисәтергә булдык Иртәгә Әтнә районында "Тоннель" операциясе узачак.13200
-
24 гыйнвар 2021 - 15:10Яктырткычың бармы, җәяүле? Соңгы вакытта ЮХИДИның нәкъ шушы проблемага басым ясавын аңларга да була.7600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда ана капиталы алу өчен гаризадан башка гына 21 мең сертификат бирелгән Республикада ана капиталы алу өчен 300 меңенче сертификат проактив режимда рәсмиләштерелгән.9000
-
24 гыйнвар 2021 - 12:00Иң яхшылары билгеләнде Олы Әтнә урта мәктәбендә Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең район этабы үтте.17600
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.6600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.10600
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.15700
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.10100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика