Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" язучысын югалтты

Хушлашасы килми, Шәүкәт абый, ышанасы килми... Бөтен нәрсә сине хәтерләтә, Синсез хатирәләр юк хәзер... - Ничек яшәдем икән мин сезсез, бер кочак "Әтнә таңы"н алып кайттым почтадан, рәхәтләнеп, тәмләп укыдым, кабат-кабат укыдым, ничек җибәрә белдегез, укып бетергәч чират буйлап җибәрдем, әтнәләр белмидер кадерен, үзендә булганда беленми ул, ә читтә, йөрәкне...

Хушлашасы килми, Шәүкәт абый, ышанасы килми...

Бөтен нәрсә сине хәтерләтә,

Синсез хатирәләр юк хәзер...

- Ничек яшәдем икән мин сезсез, бер кочак "Әтнә таңы"н алып кайттым почтадан, рәхәтләнеп, тәмләп укыдым, кабат-кабат укыдым, ничек җибәрә белдегез, укып бетергәч чират буйлап җибәрдем, әтнәләр белмидер кадерен, үзендә булганда беленми ул, ә читтә, йөрәкне сулкылдата...сайтыгыз алыштырмый ул гәҗитне, тәме юк...."живоен"а җитми. Сезнең язмаларны укыйм да, ничек болар кебек язасы икән, дим. Булмый, грамыт җитми, өйрәтмисез дә... Сезгә дип мәтрүшкә-бөтнекләр әзерләдем, әйләнәм әле бер, сагындырдыгыз, язарга азык та җыеп кайтам.... майларга көтегез мине...

Көтә идек, Шәүкәт абый, сине көтүнең дә үзенә күрә генә бер тәме бар иде, чөнки безнең Шәүкәт абый кайта, нишләптер шул кайту сүзен ишеткәч, без сабыйга әйләнеп, күңел яңа могҗиза көтә башлый, чөнки гади генә итеп кайта белми иде, тартма-тартма үлән, кабак орлыклары, аның да якыныңа гына ашатасы килгән иң тәмлесенеке... бер кочак кәгазь, нинди уңышлары бар, кемнәр ничек котлаган, кайда нәрсә булган... һәм һәркайсыбызга багышланган шигырь юллары, кайткан саен яңа... "Безнең гәҗитне яраттылар бит, кызлар, чиратка басучылар күбәйгәннән күбәя, калган гәҗитләр булса алып килергә куштылар, бөтен город белән укырга җыеналар, ахыры..." - көннәр буе язсан да бетә торган түгел хатирәләр, искә төшерүе дә рәхәт Шәүкәт абыйның сөйләгәннәрен. Аның кебек сөйләм, аның кебек хикәяләү... язмасына кереп киттеңме, бар да торып тора, ә син рухи азык җыясың, авторга ияреп борчак басуында прсидәтелдән качасың, артыннан ата каз куып җитә, каһәр суккыры, бар да гади, бар да авылча.... шуңа күрә журналистиканың жанрларына, кагыйдә-тәртипләренә өйрәтмәдек хәбәрчебезне, "Үзеңчә генә яз, берәүне дә кабатлама, син кабатланмас, Шәүкәт абый...",- дия идек.

Ярата, үз итә идек. Чынлап та ул үзе бер иде - Алабугада яшәп иҗат иткән Иске Җогып малае барыбызны да, безне генә түгел, республика халкын да үз авызына каратты. "Сез мине бөтен республикага таныттыгыз бит, кызлар, минем дәрәҗә зур хәзер, кая барсам да таныйлар. Элек әрәм булып йөргәнмен республика газеталарына язып, тунап бетерәләр иде, тәме калмый иде язмамның, сез дә азрак үзгәртәсез, тик сезнеке коры ипигә май яккан кебек", - дип сөенә иде. Бергә эшләгән 5-6 ел дәвамында кем кемне күбрәк таныткандыр әле?! "Әтнә таңы" белән Шәүкәт абый кадәр горурланган кеше булдымы икән?! Әтнэне ярата иде Алабуга "малае"...- шулай күңелле, тәмле итеп сөйләшә белә иде Шәүкәт Исмәгыйль улы Рәхимов.

Агымдагы елның 30 августында 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтәсе иде. Планнары зур, уйлары матур, күңеле унсигездә иде. 18 нче апрельдэ мәңгелеккә китте, дип язарга да кул бармый, хушлашасы килми әле, Шәүкәт абый, бу дөньяда юклыгыңа ышанасыбыз килми... синсез киләчәкне дә күз алдына китерәсебез килми... Редакция почтасында калган соңгы язмаң бездән сиңа соңгы сәлам, рухыңа дога булып барып ирешсен...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең вафатын белдереп, тирән кайгыгызны уртаклашабыз.

Матур итеп, кешеләргә шатлык бүләк итеп яшәде Шәүкәт абый, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын! Гаиләңә, якыннарыңа Ходай сабырлык бирсен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев