Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" үз хәбәрчесен котлый

Күлле Кимедә яшәүче өлкән хәбәрчебез Луиза Әһли кызы Шәмсиеваның олы юбилее, 28 июльдә аңа 80 яшь тулды. Луиза апа! Бүген без Сезне үз күреп, остазыбыз итеп, олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез - кешелекле, сөйкемле, тынгысыз, хезмәт сөюче, сүз тәмен белүче, 1960 нчы елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзмәүче, "Әтнә таңы"ның...

Күлле Кимедә яшәүче өлкән хәбәрчебез Луиза Әһли кызы Шәмсиеваның олы юбилее, 28 июльдә аңа 80 яшь тулды.

Луиза апа! Бүген без Сезне үз күреп, остазыбыз итеп, олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез - кешелекле, сөйкемле, тынгысыз, хезмәт сөюче, сүз тәмен белүче, 1960 нчы елдан бирле матбугат белән элемтәсен өзмәүче, "Әтнә таңы"ның һәр язмасын укып, һәрбесенә үз фикерен әйтә килүче, безне үсендерүче, акыллы киңәшләр биреп, укып туймаслык язмаларыгыз белән газета укучыларыбызны сөендерүче, 57 ел стажлы педагог, Сибгат Хәким музее җитәкчесе, Күлле Киме авылының хөрмәтле кешесе! Тормыш кешеләрне игәүли, чарлый, ахыр килеп яшәү гәүһәрен табарга өйрәтә. Сез әнә шул гәүһәрне табып, башкаларга әнә шул кыйммәттән өлеш чыгаручы да...

Сокланыр өчен дә, сакланыр өчен дә таулар кирәк... Кеше язмышлары да шуңа тәңгәл. Сездә биектә бүген... Сау-сәламәт булып, күңел гөлләрегезне шиңдермичә, кешеләргә илһам чыганагы биреп, тигезлектә, муллыкта, балалар, оныклар, оныкчыклар игелеген, эшләгән яхшылыкларыгызның әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Без Сезгә бәрәкәтле гомер телибез, сүз тәмен тоюдан Ходай мәхрүм итмәсен, каләмегез язудан туктамасын.

Сезне яратып "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев