Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы" журналистлары - АО "ТАТМЕДИА"да

Бүген АО "ТАТМЕДИА"да булып кайттык. Безне дә укыткалап, өйрәтеп, юнәлеш күрсәтеп торалар. Мәгълүмат күп заманда ара-тирә башлар да әйләнгәләп куя. Ничә төрле закон, кайсына туры китереп язарга, ялгышмаска - менә шул чакта кирәк була остазларның, җитәкчеләрнең үтемле сүзе, юнәлеш күрсәтүе. Газетага язуның нәрсәсе бар инде аның, дип уйлаучылар нык ялгыша....

Бүген АО "ТАТМЕДИА"да булып кайттык.

Безне дә укыткалап, өйрәтеп, юнәлеш күрсәтеп торалар. Мәгълүмат күп заманда ара-тирә башлар да әйләнгәләп куя. Ничә төрле закон, кайсына туры китереп язарга, ялгышмаска - менә шул чакта кирәк була остазларның, җитәкчеләрнең үтемле сүзе, юнәлеш күрсәтүе.

Газетага язуның нәрсәсе бар инде аның, дип уйлаучылар нык ялгыша. Бүген АО "ТАТМЕДИА" юридик департаментының җитәкче урынбасары Игорь Борисович Окошинны тыңлагач, үзебез дә уйга калдык. Һәр сүз өчен җавап бирү бер дә җиңелләрдән түгел.

ТРсайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Николаевна Каменькова, ТР буенча Роскомнадзор идарәсенең массакүләм мәгълүмат чараларына күзәтчелек бүлеге начальнигы Михаил Александрович Григорьев, "Старая площадь" консалтинг группасының юристы Михаил Витальевич Белоусовның киңәшләре дә безнең файдага булыр, дип ышанабыз.

АО "ТАТМЕДИА"ның генераль директоры Андрей Владимирович Кузьминның матбугатка язылу буенча нәтиҗә ясавы да уйландырды.

Әлегә "Әтнә таңы" - алтын урталыкта, тик бу тынычланырга урын бирми, яхшылар рәтенә чыгу өчен бергәләп тырышырга туры киләчәк, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Сайтыбызны укып баруыгыз да бик кирәк, интернет-газетаның укылышы да күзәтү астында хәзер. Языгыз безгә, укыгыз безне, бергәләп эшлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев