Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы” журналистын аптыраткан гаилә (фотолар)

Гаилә "Яшисе килеп яшиләр..." Күңел биреп, нәкъ җырдагыча. Бик матур йорт төзеп чыктылар, зур хуҗалык тоталар, ничек барына да өлгерәләр, икесе дә "Таң" хуҗалыгында эшлиләр. Бик тәртипле, тырыш, эшчән яшь гаилә. Авылга гына түгел, районга матур үрнәк. Сүрия МИНГАТИНА Әнә шулай дип бәяләде аларны авылдашлары. Яши-яши чарланасың микән, каешлану да...

Гаилә

"Яшисе килеп яшиләр..."

Күңел биреп, нәкъ җырдагыча. Бик матур йорт төзеп чыктылар, зур хуҗалык тоталар, ничек барына да өлгерәләр, икесе дә "Таң" хуҗалыгында эшлиләр. Бик тәртипле, тырыш, эшчән яшь гаилә. Авылга гына түгел, районга матур үрнәк.

Сүрия МИНГАТИНА

Әнә шулай дип бәяләде аларны авылдашлары. Яши-яши чарланасың микән, каешлану да бардыр, билгеле бер яшькә җиткәч, артык гаҗәпләнми башлыйсың. Ә Иске Җогып авылы халкының менә шушы ихлас бәясе йокыдан уяткандай булды. Хөсетләнеп, бер-береңне күпсенеп, туган туганны күрә алмый башлаган бу заманда чит кешенең уңышына сөенүчеләр бары чынлап та гаҗәпләндерде. Бөтен эшемне читкә куеп, Иске Җогып авылына - Лилия белән Реваль Гәрәевләр яшәгән йортка киттем.

Иске Җогып та башка кечкенә авыллар кебек яшеллек эчендә. Авылга керә-керешкә мәчет каршы ала. Бер озын урам, төзек йортлар, алар янәшәсендә Гәрәевләр йорты да урамга ямь биреп утыра. Ерактан ук аерылып тора бу кызыл кирпечтән төзелгән йорт, чөнки чәчәккә күмелгән.

Тимердән челтәрләп эшләнгән коймаларга эленгән чүлмәкләрдә дә - төрле чәчәкләр. Тәрәзә төбендә бегония гөлләре шау чәчәктә. Капканы ачып җибәрүгә мондагы гүзәллеккә таң каласың, кайсы якка карама чәчәк, чын мәгънәсендә ишек алларыннан гөлбакча ясаганнар. Брусчатка җәелгән, урыны-урыны белән шакмаклап ясалган җиргә розалар утыртылган.

Өй каршы тулаем чәчәкләрдән генә тора: розалар, гортензиянең ике төре, лилияләр ничә төрдәдер санамадым, тимердән бизәкләп ясалган үрелмәләрдә үрләп клематис үсә, петуния кай якка карасаң да чәчәк атып утыра. Гүзәллекнең чиге-чамасы юк. Чәчәкләр арасында йөргәндә күзем үзеннән- үзе тәрәзәгә төште, ә анда безнеңчә әйтсәк, фатыйма ябышып тора, үзенә бер ямь.

Күрмәгән түгел, күргән бар чәчәкләрне, утыртабыз, тик мондагы дизайн, китәсе килми. "Үзебез дә шулай, кирәксә кирәкмәсә, бер әйләнеп үтәбез, җан ял итә. Баштарак бик матур иде, сез чәчәкләрнең кимегән вакытына туры килдегез, ул петунияләр май-июнь айларында хикмәт булды инде. Петунияләрне помидор утырткан вакытта үзем утыртам. Розаларның да чәчәкләрен салган вакытка туры килдегез. Без Реваль белән икебез дә шундый хыялыйлар инде, кайда нәрсә күрсәк, күтәрәбез дә кайтабыз. Күбесе күпьеллыклар.

Бездә генә түгел, хәзер бар кешедә инде ул чәчәкләр. Үстерә башлагач, аларның яшәеше белән кызыксына башладым, башкаларның киңәшләрен дә тыңлыйм. Гортензиянең алсу төстәгесен утырттым, төсен үзгәртсен өчен аңа азрак төбенә тимер салырга кирәк икән. Башкалары да үзен тәрбияләгәнне ярата. Без генә түгел чәчәкләрне корткычлар да үз итә, кайсына көл сибәм, кайсына агу дигәндәй... Клематисны алып кайттым, үрләп киткәч тимердән җайланма ясатырга туры килде, кушып эшләттек. Ревальнең өйгә кайтып керә алганы юк, соң гына кайта. . Хәер, мин үзем дә өйдә сирәк кунак...", - ди Мари республикасының Мамай кызы Лилия. Югары белемле экономист "Таң" хуҗалыгында селекционер булып эшли, ире Реваль шул хуҗалыкта - баш зоотехник. "Компьютерда бит хәзер бар нәрсә, төрле программалар белән эшләргә туры килә, билгеле инде өстәл артында гына утырып булмый. Эшемне бик яратам. Көне буе кеше белән аралашабыз, һәркемнең үз мәшәкате. Ә йортны заманчалатып, иң мөһиме үзебезгә җайлаштырып төзергә тырыштык, душы да, мунчасы да өйдә дигәндәй...", - дип туктап кала хуҗабикә.

Мәхәббәт тә сабырлык сорый

Карап торышка башкалардан әлләни аерылмый Иске Җогыптан 4 км ераклыкта гына үскән Лилия. Буйга әлләни зур түгел, зифа гәүдәле, ябык. Кыска чәче килешле киселгән. Ачык йөзе белән игътибарны җәлеп итә, аралашучан. Реваль дә тик торганда гына гашыйк булмагандыр. Байтак йөрергә туры килә аңа Лилия артыннан. Тиз генә карамый, әмма туктамый егет, "Сабырлыкта аңа җитәсе бар әле," - диләр. Насыйбы шул булгач, кавышалар. Мәхәббәт җимешләре булып, Ислам белән Әлфия үсеп килә. "Малай 3нче сыйныфны тәмамлады, алдынгы, аның белән шөгыльләнергә дә вакыт юк, үзе укый, кыз быел барасы мәктәпкә, анысы ничек булыр", - ди әни кеше. Оясында ни күрсә, очканда шуны кабатлый, ди борынгылар. Монда кабатлыйсы да юк, балалар хәзердән үк өйдәге эшләр белән шөгыльләнәләр. Кайсына өлгерәләр, шунысын эшлиләр. Ә эш җитәрлек, 4 сыер, 4 дәү үгез, 2 тана, 2 ат, 5 баш быелгы кечкенә бозау, 150 каз, 30лап бройлер, 3 оя чебиле тавык бар бу йортта. Шулар янәшәсендә килеп кергән ак күгәрчен дә йөри. "Тавыклар белән җим чүпли, тавыклар белән куначага менә", - ди күгәрченне кулына утыртып та кергән Ислам.

Үзе бер мини ферма, "Кемнәр эшли инде монда?",- дип сорап җибәргәнемне дә сизмәдем. "Реваль Лилия, Ислам, Әлфия. Йокларга гына керәбез өйгә",- - ди хуҗабикә елмаеп.

Рәхәттән түгел, кирәк булганга асрау инде бу, "Күбесен сатабыз",- диләр. Шунсыз моның кадәр йорт җиткезеп булмый. Ә өйләренең берүк игелеген үзләренә күрергә насыйп булсын, бер-береңне табарлык түгел, "Кычкырып табышабыз",- диләр. Дизайн заманча, бар да көйле, икенче катта гына өч бүлмә.

Гаиләдә без бәхетле

"Үкенмисеңме? Син нинди кеше?" - дип сорыйм Лилиядән. "Минме? Ничек бар шундый, матур сөйләшә белмим, икейөзлелекне яратмыйм, әйтәсен кешенең күзенә карап әйтәм, артыннан сөйләү минем өчен түгел. Гаиләмдә мин бәхетле. Реваль дә шулай ди. Килгәнемә 11 ел, бу йортны да үзебез хәләл көч белән төзедек.

"Яшь гаилә", дип 500 мең сум акча бирделәр. Шуннан башланды инде, күпме кергәнен йорт салучылар белә. Икенче катын әле төзедек. Бар да үзебез эшләп тапкан. Ирем Реваль - искиткеч кеше, эчми, тартмый, безнең өчен үлеп тора. Мамайда яшәүче әнием Надияне дә бик хөрмәт итә, гел булышып торабыз. Әни дә киявен улы кебек күрә. Миңа 17 яшьтә әтиебез үлеп китте. Ике баланы аякка бастырган әнинең хәле җиңел булмагандыр, хәзер әҗерен кайтарасыбыз килә. Мин Ревальне тәрбияләп үстергән әти-әнигә дә бик рәхмәтле. Безнең бәхеткә алар гел янәшәдә, урам аша гына чыгасы бар, каршы йортта яшиләр. Без эштә вакытта балаларга да күз-колак алар. 4 бала үстергәннәр, дүртесе дә авыл җирендә төпләнеп яшиләр...",- дип, Ревальнең әти-әнисе Рөстәм белән Мөршидә апа турында олы хөрмәт белән сөйләп, кухняда кайнаша ул. Ә анда эш җитә, банкалар тезелеп киткән, курасы, карлыганы...

Мин сорашам, ә Ислам: "Әле болар гына түгел, 15 литрлы чиләк белән каен җиләге бар, җир җиләге җыйдык, кара җиләккә барабыз...", - дип өстәп куя.

Балалы җирдә сер булмас, диләр. Бик әдәп кысаларына сыймаса да, "Әтиегез усалмы, әниегезме?" - дип сорашам алардан. "Әни усалрак, болай икесе дә "нормальный". Әти безне "Орлы", дип йөртә, әнигә "Карчык", дип әйтә",- ди Ислам. "Әни бик тәмле пешерә безнең, аеруча гөбәдияне, салатларны да бик тиз ясый. Без дә өйрәндек, тавык итен турыйсың, кәбестәне турап уасың, абрикос, я ананас саласың..."- дип өстәп куя Әлфия. Әниләре елмаеп: " Карап торалар, отып алалар, болай газ кабызырга рөхсәт итмибез. Пешерәм инде, кем пешерми, тәмле, дип ашагач рәхәт үзе. Минем әнием Надия гомер буе сатучы булып эшләде. Әтием Радик та гел эштә була иде. Ашарга үзем пешергәнмен. Әлфия кебек чакта сыер сауганмындыр. Белеп эшләмәгәнмен инде, башта пешергәне тозсыз булгандыр, сөте дә түгелгәндер. Өйрәнгәнмен. Балалар да үзебезгә охшап, эшләп үсәләр. Исламга әтисе , "Әле син рәхәттә, мин 3 класста укыганда әти белән комбайнда эшләдем", - дип әйткәләп куя. Реваль Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, армиягә киткән, кайтканнан бирле хуҗалыкта эшли. Бергә чыгып китәбез, бергә кайтабыз. Ара-тирә генә аерым йөрибез, күп очракта бергә инде", - ди Лилия Радик кызы.

Яратып кияүгә чыккан, ирен яратып яшәгән хатын гына шулай сөйләшә. Зарланырга яратабыз, "Акча җитми",- дибез. Төрлебез бар, һәркем үзенчә хаклы. Лилия белән Реваль Гәрәевләр кебек гаиләләр белән очрашкач фикер нык үзгәрә. Яшәүнең кыйммәтен аңлый башлыйсын. Ә анысы бик гади: киңгә- киң, тарга бик тар бу дөнья. Киңгә керү өчен Гәрәевләр кебек колачларга кирәк. Көчең җитсә билгеле, тормышның бар матурлыгы әнә шул вакытта күренә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев