Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”беренче редакторын искә ала

Әтнә районы оешканда газета да Арчаныкы гына иде. Оештыру эшләре үз юлына төшкәч, Әтнә халкына үз газетасы да кирәк булды. Тик кемгә кушасың, менә шул чакта хакимиятнең игътибары элекке "Кызыл юл" газетасында корреспондент булып эшләгән, Әтнә техникумында ул чакта математика укыткан Марс Габделхак улы Шиһаповка төшә. Каршы килеп өйрәнмәгән Марс...

Әтнә районы оешканда газета да Арчаныкы гына иде. Оештыру эшләре үз юлына төшкәч, Әтнә халкына үз газетасы да кирәк булды. Тик кемгә кушасың, менә шул чакта хакимиятнең игътибары элекке "Кызыл юл" газетасында корреспондент булып эшләгән, Әтнә техникумында ул чакта математика укыткан Марс Габделхак улы Шиһаповка төшә. Каршы килеп өйрәнмәгән Марс абый газета оештыру эшен үз өстенә алды", типография дә, журналистлар да юк чак иде ул. Коры җирдә газета чыгарып, уңышлы эшләп китеп, беренче мәртәбә газетаны ризографта басып, компьютерда версткалауны оештырган редакторыбыз иде ул. Лаеклы ялга чыкканчы эшләп, аннан соң да безне ташлый алмаган җитәкчебез газетада эшләгән чорда мактаулы исемнәр дә алды.

Кызганыч, 2013 елның маенда мәңгелеккә күчте. Бүген Марс Габделхак улының туган көне, исән булса аңа 75 яшь тулган булыр иде. Урыны оҗмахта булсын. Ә гаиләсенә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Әйбәт кеше иде... Фотода Марс абый хатыны, оныгы белэн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев