Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"н бүләкләделәр

Безне кабат бүләкләделәр! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган "Каләм" конкурсында безнең газета да катнашты. Бу уңайдан районыбыз имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Олы Әтнә мәчетенә чакырып, газетабыз коллективын республикабыз Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Динебез җитәкчеләренең "Әтнә таңы"на булган мөнәсәбәтен күзаллау өчен, хатның кыскача эчтәлегенә күз салу да җитә. Әйтик,...

Безне кабат бүләкләделәр! Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган "Каләм" конкурсында безнең газета да катнашты. Бу уңайдан районыбыз имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Олы Әтнә мәчетенә чакырып, газетабыз коллективын республикабыз Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Динебез җитәкчеләренең "Әтнә таңы"на булган мөнәсәбәтен күзаллау өчен, хатның кыскача эчтәлегенә күз салу да җитә. Әйтик, анда: "...милләтебезгә һәм динебезгә зур тырышлык белән хезмәт итүегез һәи халыкка ислам кыйммәтләрен җиткерүегез өчен олы ихтирам белән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез үзегезнең журналистика өлкәсендәге хезмәтегез белән динебезне дәгъватлауга зур өлеш кертеп киләсез. Алга таба да республикабыздагы динебез вакыйгаларын яктыртырга, халыкка объектив фикер җиткерергә насыйп булсын! Аллаһы Тәгаләдән, өммәтебезгә кылган яхшылыкларыгыз өчен һидаять нуры, муллык, бәрәкәт, кайгы-хәсрәтсез тормыш сорап калабыз. Сезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен! Ихтирам белән, Үзәкләшкән дини оешма - татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин", диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев