Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"н Казанда да укыйлар!

Казан шәһәрендә яшәсәм дә, туган ягым бик кадерле. Ике араны бәйләп торучы "Әтнә таңы"тагын да кадерлерәк.

Элек яздырып алып укып була иде. Соңгы вакытта андый мөмкинлек бетте. Шулай да мин яраткан газетамнан аерылмадым. Кимедәге туганнарым җыеп баралар, кайтып алып киләм дә рәхәтләнеп танышам район яңалыклары белән. Ә бу юлы бигрәк тә сөендем,республикада бездән дә артык сөт сава алган район юк,һәм яраткан газетама 2446 кеше язылган. Начар күрсәткеч түгел бу! Әле моның артасына шигем юк. Минем кебек языла алмый укучыларыгызны санасагыз, өч меңнән дә артып китә бу сан. Интернеттан да карыйбыз, тик кулга алып уку икенче!
Коллективка рәхмәт. Шундый ихлас газета чыгарасыз. Казанда яшәүче күршеләрем дә сорап алып укыйлар, Әтнә өчен сөенәләр. Кеп-кечкенә район гөрләп яши, диләр. Ә мин куанам. Әтнәдән булуым белән, Әтнә данын күтәрә алуым белән дә бик бәхетлемен. "Татар моңы"ның гимны була алырлык шигырь язуыма да туган ягым сәбәпче. Башка берни дә түгел.
Яңа мәдәният йорты ачылуга да сөендем. Дәшегез генә, авылдашлар, берничә артист белән үзем дә кайта алам. Бергәләп яшәргә язсын, ә "Әтнә таңы" язып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев