Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"н сагындым...

Шулай ди газетабызны ничә еллар ( төгәл елын үзе дә белми, Арча районы вакытында чыкканын да кушып саный ул ) укучы Мәдинә апа. Олы Әтнә авылында шәхси эшмәкәрдә сатучы булып эшли ул. Очраклы гына кибеткә кергән идем, ә Мәдинә апа язып утыра, мине күрде дә: - "Әтнә таңы"на язып утыра...

Шулай ди газетабызны ничә еллар ( төгәл елын үзе дә белми, Арча районы вакытында чыкканын да кушып саный ул ) укучы Мәдинә апа. Олы Әтнә авылында шәхси эшмәкәрдә сатучы булып эшли ул.

Очраклы гына кибеткә кергән идем, ә Мәдинә апа язып утыра, мине күрде дә:

- "Әтнә таңы"на язып утыра идем, сагындым газетаны, сайт кирәкми миңа, кулга тота торганы булсын, дустым килгән кебек була. Сагынуга түзмәгәч, шул хисләрне кәгазьгә төшерә идем, Сез эшкә чыгуга кертәм. Эшләп кенә торыгыз, Сезсез булмый. Сез бик әйбәтләр, шатлыгыбыз булса да, моң-зар булса да Сезгә йөгерәбез бит... Тиражыгыз купме икәнен дә беләсе килә, мин ярты ел буе тираж җыя алсалар ярар иде дип телим, минем кебекләр күп әле, сөйләшәбез без шулай..",- дип шатландырды даими газета укучыбыз.

Рәхмәттән башка сүз юк. Бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев