Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"н укучылардан желе рецепты

"Алма желесы" Олы Мәңгәрдән Роза Хисматуллина редакция хезмәткәрләренә күчтәнәч итеп алмадан ясалган желе биреп җибәргән иде. Авыз итеп карагач, барыбыз да "бик тәмле"дигән фикергә килдек. Рецептын хуҗабикә безнең белән дә уртаклашты. Аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 1 чиләк ( 7 килограмм тирәсе) алманы турап, 2 литр су салып пешерәбез. Пешеп...

"Алма желесы"

Олы Мәңгәрдән Роза Хисматуллина редакция хезмәткәрләренә күчтәнәч итеп алмадан ясалган желе биреп җибәргән иде. Авыз итеп карагач, барыбыз да "бик тәмле"дигән фикергә килдек. Рецептын хуҗабикә безнең белән дә уртаклашты. Аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

1 чиләк ( 7 килограмм тирәсе) алманы турап, 2 литр су салып пешерәбез. Пешеп җиткәч, дуршлагка марля куеп, согын сыгып алабыз. Әзер сокка 2 килограмм шикәр комы салып, 1 сәгать кайнатабыз да сүндереп, тагын бер килограмм шикәр комы өстибез. Әйбәтләп болгатабыз, банкаларга тутырабыз. Банка өстенә марля гына каплап суытабыз. Суынгач, ябып куябыз. 0,5 литрлы - 5, 0,7 литрлы - 2 һәм 700 - 800 граммлы тагын бер боргыч капкачлы банка чыга.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә көзге байлыклардан тәмле кайнатмалар әзерлисездер. Кайберәүләр кабактан, кишердән дә кышка кайнатма, желе, джемнар әзерләү рецептларын белә торгандыр. Безнең белән дә уртаклашсагыз иде. Ә без үз чиратыбызда, газета укучыларыбызга да җиткерергә сүз бирәбез. Бу уңайдан, редакциябез белән иң тәмле желе - кайнатмага бәйге игълан итәргә уйлап торабыз. Тик аның турында соңрак. Ә хәзергә сездән рецептлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев