Әтнә таңы

“Әтнә таңы”н яратам, сокланам, гаҗәпләнәм...

Безгә - 25яшь! "Әтнә таңы"н яратам, сокланам, гаҗәпләнәм... "Әтнә таңы"ның беренче санын кулыма алган көн бүгенгедәй истә. Күпме гомер үткән, күпме үзгәреш кичергәнбез. Мөршидә ВАҺАПОВА, Ябынчы авылы 1990 нчы елның 25 октябрендә, ул вакыттагы ТАССР Министрлар Советы карары белән, яңадан Әтнә районы торгызылды. 17 декабрьдә район газетасы булдыру турында карар...

Безгә - 25яшь!

"Әтнә таңы"н яратам, сокланам, гаҗәпләнәм... "Әтнә таңы"ның беренче санын кулыма алган көн бүгенгедәй истә. Күпме гомер үткән, күпме үзгәреш кичергәнбез.

Мөршидә ВАҺАПОВА,

Ябынчы авылы

1990 нчы елның 25 октябрендә, ул вакыттагы ТАССР Министрлар Советы карары белән, яңадан Әтнә районы торгызылды. 17 декабрьдә район газетасы булдыру турында карар кабул ителә. Бу вакытта газета чыгару өчен бина да, җиһазлар да, редакция хезмәткәрләре дә юк. Иң элек газетаның редакторы итеп Марс Габделхак улы Шиһаповны билгеләп куйдылар. Газета редакциясе Тукай совхоз техникумының бер бүлмәсендә эшли башлады. Шушы бүлмәгә безне, "Коммунизмга" газетасына язып торган Әтнә ягы хәбәрчеләрен җыеп, газетага нинди исем бирү турында сөйләштеләр. Барыбыз бергә киңәшләшкәннән соң, "Әтнә таңы" дигән исемгә тукталдык. Шулай дөрес булыр дип уйладык, Әтнә таңы әле атып кына килә, дидек. Бик күңелле, истә кала торган көн булды ул. Табын артында кунак булып, киләчәккә планнар кордык. Җырладык, биедек, күңел ачтык. "Коммунизмга" газетасына хәбәрләр язып торган актив хәбәрчеләргә Марс Шиһапов (урыны җәннәттә булсын) Мактау грамоталары тапшырды, бүләкләр бирде.

Хәбәрчеләргә райком секретаре Илсур Дәминов ( урыны оҗмахта булсын) "Газетага хәбәрләр язып торыгыз", дип хатлар җибәргән иде. Миңа килде ул язган хат, мин аны әле дә саклыйм. Һәм без мәкаләләр яздык, Аллага шөкер, әле дә каләмнән, газетадан аерылган юк. Сокланып укыйбыз, башка район кешеләре газетабызны мактаганда куанып, горурланып утырабыз. Ә бит узган юлы җиңел түгел.

Башта язарга журналистлар да юк иде. Редакциягә Әгерҗедә журналист булып эшләгән Күәм кызы Сүрия Мингатинаны чакырып кайтардылар. Шул көннән бирле Сүрия безнең белән бик теләп эшли. Кызганыч, инде хәбәрчеләребезнең сафларыбыз да сирәгәя, ул вакытта газета белән актив эшләгән Зиннур Хәмидуллин, Равил Минһаҗев, Рәхимә Галимҗанова, Мәрьям Куртабаева,Таһир Мөхәммәтшин, Габидин Әүхәдиев кебек тәҗрибәле хәбәрчеләр мәңгелеккә китеп бардылар. Ә без, калганнарыбыз, алар аз түгел, көчтән килгәнчә газета өчен мәкаләләр язабыз әле. Ничек язмыйсың ди, гомер буе бергә яшәдек... Элекке белән бүгенгене чагыштырып утырам. 1991 елның 24 апрелендә "Әтнә таңы"ның беренче саны дөнья күрде. Ул чакта районда юллар бик начар иде. Асфальт юллар кирәклеге хакында газетага күп язылды. Редактор да язды, без дә күтәрдек. Телефон кертү кирәклеген Арыдан Равил Минһаҗев язган иде. Газетаның беренче санында өлкән хәбәрчебез Рәхимә Галимҗанова "Җаннарны кырау сукмасын" дип, февраль аенда булып узган авыл хуҗалыгы алдынгыларының бәйрәме уңаеннан нәтиҗәләр ясый. Кемнә ниләр генә язмаган. Минем беренче санда "Үз газетам бул!" дигән шигырем басылып чыкты.

Ул еллар эчендә редакция коллективы да тулыланды. Марат Хәбибуллин килде, Гөлнар Сабирова, Хәмит Бадиков эшли башлады. Газетабыз атнага бердән, ике мәртәбә чыга башлады. Хәбәрчеләребез дә артты, өлкәннәр сафын, яшьләр тулыландырды. Аллага шөкер, сөенәм, безнең халык газета укырга ярата, журналистларыбыз газетаны яратып укырлык итеп чыгара беләләр. Шуңа күрә, "Әтнә таңы" - һәр йортта көтелгән кунак. Хәбәрләр дә күбәйде. Яшьләр белән беррәттән минем кебек өлкән хәбәрчеләребез: Бәрәскәдән Назгөл Садриева, Иске Җогыптан Раушан Садыйков, Күлле Кимедән Луиза Шәмсиева, Түбән Көек авылыннан Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Иске Җогыптан Гомәр Шакиров, Кышлаудан Җәүдәт Фәйзрахманов, Зарипова Рәйсә, Яңа Җөлбидән Люция Гарипова, Олы Әтнәдән Җофар Вәлиева, Олы Мәңгәрдән Илсур Шакиров, Рәүфҗан Закиров әле дә бик теләп язалар. Мин үзем бу коллективка бик рәхмәтле, бер бәйрәмнән калдырмадылар, бер туган көнемне онытмадылар, бүләк, күчтәнәчләр җитәрлек булды. Хәбәрчеләрне җыйнап, слет үткәрделәр, пакет белән күчтәнәчләр, Дипломнар тапшырдылар. Без газетаның финанс хәлен яхшы аңлыйбыз, шулай булса да, безне зурлап яшәделәр. Ходай үзләрен зурласын.

Бүгенге газетаны чыгаруда зур көч куйган Гөлнар Мөхәмәтҗанова, Сүрия Мингатина, Хәмит Бадиков, Фәридә Филатова - бик яхшы журналистлар. Гомумән, "Әтнә таңы"ның коллективы бик әйбәт, кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, Розалия Хәбибуллина да, бухгалтерыбыз Нурия Фәйзрахманова да, кассирыбыз Лилия Һадиева да елмаеп каршы алалар, чәй эчертмичә җибәрмиләр. Һәркайсы кешелекле, кечелекле. Без бер гаилә кебек, биредә эшләүчеләр безне туганнарыдай күрәләр. Без дә якыннарыбыз итеп килеп керәбез, аларны күрәсебез килеп тора. 24 апрельдә "Әтнә таңы" 25 еллык юбилеен каршы ала. Газетабызны шушы гомер без яратып укырлык итеп чыгарган бу коллективка олы рәхмәтебезне җиткереп, газетабызга озын гомер телибез. Коллектив та, хәбәрчеләребез дә таза-сау, сәламәт булсыннар. Мин үзем, 70 ел хәбәрчелек стажым булган өлкән хәбәрче, "Әтнә таңы" алдында баш иям!

Киләчәге дә матур булсын иде, дип телим. Шулай буласына ышанам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: