Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“на 24 яшь тулды

Үзебез турында Үткән гомер әрәм түгел... 24 апрельдә "Әтнә таңы" чыга башлаганга 24 ел булды. Гадәттә мондый охшаш саннар арасында калганда теләк теләргә кушалар, янәсе кабул була... Хактырмы, сынап караган юк. Тик бүген без Аллаһы Тәгаләдән газета укучыларыбызның бәяләр арткан чорда безгә карата мәрхәмәтле булуларын, җитәкчеләрнең зирәк акыл белән авырлыкларны...

Үзебез турында

Үткән гомер әрәм түгел...

24 апрельдә "Әтнә таңы" чыга башлаганга 24 ел булды. Гадәттә мондый охшаш саннар арасында калганда теләк теләргә кушалар, янәсе кабул була...

Хактырмы, сынап караган юк. Тик бүген без Аллаһы Тәгаләдән газета укучыларыбызның бәяләр арткан чорда безгә карата мәрхәмәтле булуларын, җитәкчеләрнең зирәк акыл белән авырлыкларны җиңә барып, халыкның көнкүрешен яхшыртуларын сорарга мәҗбүрбез, тиражыбызны саклап, Әтнә газетасын киләчәк буыннарга шушы эчтәлектә тапшыра алсак иде дип тә телибез. 24 яшь- яшүсмерлектән чыгып, азрак акыл туплап, акны карадан аера башлаган чор. Юллар чаты, билгесезлек үтелгән, теләгән максатка барыр юлда азрак уңышларга ирешелгән чор. "Әтнә таңы"н да шулайрак күрәбез. Безнең заман тәрбиясе буенча үз-үзеңне мактау әдәп кысаларына бик сыеп бетми, шуңа күрә без үзебезгә күбрәк тәнкыйть күзлегеннән карарга күнеккәнбез. Ә бүген, заманага яраклашып, бу әдәп кысаларыннан чыгып карарга булдым, газета укучыларыбыз мине аңлар дип уйлыйм, чөнки бу гомерне без бергәләп үттек.

...Газета оешкан вакыт, берни дә юк. Техникумның бер кабинеты, суык үзәккә үтә, аякта - киез итек, кулда-перчатка, шулай язабыз. Арчага барып эшлибез. Марс абый (урыны оҗмахта булсын!) да мин, язмаларны җыючы Розалия. Төшке ашка сирәк кайтыла, эш күп. Бәрәңге алып килеп, электр белән җылына торган мич өстенә куеп пешереп ашыйбыз, я ипигә тоз сибеп тамак ялгыйбыз. Колхозларга больницаның иске "Ашыгыч ярдәм"(!) машинасы белән чыгабыз. Калганы Арчада, хәзер күз алдына китерергә дә кыен... түзелгән, "Газетагыз өч номердан артык чыкмаячак, берсен казаннар эшләде, икенчесен ничек тә чыгарырсыз, өченчесе чыгу икеле",- күршеләрдән бу сүзләрне ишетүе җиңел булмады, дәшмәдек, чөнки мөмкинлек шул чама; журналистлар эшкә килмәде, чөнки шартлар юк, газетаның киләчәген ул чакта без үзебез дә күрмәдек. Туа башламас борын башына суккан сабый хәлендә идек. Тәпи атлау түгел, мүкәләү дә хәлдән килми... вакытка сыеша алмыйбыз, шунлыктан тәүлегенә 24 сәгать эшләгән вакытлар да аз булмады, өйдәгеләр дә түзде, күзгә яшь тулган вакытларда ирен тешләнде, бетте дигәндә дә аякта калырга көч таптык - чөнки безгә халык ышанды, без сезгә хезмәт иттек, рәхмәтегез, һәр саныбызны хуплап каршы алуларыгыз, фикерләрегез юл күрсәтте. Без бербөтенгә әйләндек. Район хакимияте барыбызга да таяныч булды. Башка чыккан яңа районнын ул чактагы мәшәкатен тавык та чүпләр бетермәслек иде. "Их, яза белә торган бер кеше", дип теләгән, сораган вакытларыбыз аз булмады. Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума, мәкаләләрне төрле фамилияләр куеп чыгарабыз, көлкеле хәлләргә дә тарылды. Кышлауга баргач бер укучыбыз, ир-ат: "Сеңелем, ничә ирең бар синең?"- дип сорады. Аптырап калуымны күреп: "Бик күп фамилияләр белән язасың, аның син икәнен болай да беләбез, фамилия куеп тормый гына яз", - дип шаяртты. Гаеп итү түгел иде бу, теләктәшлек булгандыр...

Барыгыз да истә...

Хәлдән чыгу өчен яза белүчеләрне эзли башладык, берәмләп таптык, сөйләштек, аңлаттык, урыны-урыны белән ялындык та. Менә шушы хәбәрчеләребезнең әйтеп бетергесез хезмәте белән аякка бастык - Зиннур Хәмидуллин, Габидин Әүхәдиев, Вилдан Мәхмүт, Абдулла Тимершин, Кәбир Җиһаншин, Ришат Сабиров, Рәхимә Галимҗанова, Мәрьям Кортабаева, Мәрьям Габдрахманова, Хәят Еникеева, Илсур Дәминов, Равил Минһаҗев, Фаяз Сираҗиев, Шәүкәт Рәхимов... - урыннары оҗмахта булсын, исәннәрен Ходай сәламәтлектән аермасын; Мөршидә апа Ваһапова, Гомәр абый Шакиров, Дания апа, Таһир абый Мөхәммәтшиннар, Мингазиз Зиннәтов, Раушан Садыйков, Рәйсә Зарипова, Люция Гарипова, Җофар Вәлиева, Рифат Габидуллин, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Илсур Шакиров, Фидаил Кадимов, Равил Садриев...- ул чордагы язучылар барыгыз да истә, хезмәтегез онытырлык булмады. Хәбәрчеләребезнең саны дистәләп артты, өлкәннәр янәшәсенә яшьләр кушылды. Без бергәләп өйрәндек, ул чактагы хәбәрчеләр җыены, түгәрәк табын артларында җыйнаулап киңәшүләр яңа эшләргә рухландырды. Бүген безнең ныклап яза, без таяна торган, кулда гына күтәреп йөртерлек 30 хәбәрчебез бар, куанып бетә алмыйбыз, үзләре теләп язучыларның саны йөзгә җитә. 24 ел бергәләп халыкка хезмәт итү дәверендә күпме үзгәрешләр кичердек, тормышыбыз уңайланды, Әтнәне республикада таный башладылар, монда "Әтнә таңы"ның өлеше дә зур. Чөнки без бергәләп үстек. Вакыт-вакыт газета укучыларыбыз куйган таләпләргә җавап табар өчен белемнәребезне күтәрергә, өйрәнергә, үз өстебездә эшләргә дә туры килде.

Яңалыкка өйрәндек

1994 елда газетабыз республикада, беренчеләрдән булып, компьютерда верстка ясалып, А-4 форматында ризографта басыла башлады һәм "Әтнә таңы" Казанда Халык казанышлары күргәзмәсендә торды, телевизордан безне үрнәк итеп еш сөйләделәр. Район газеталарының зона семинары да ул чакта Әтнәдә үтте. Ул көннән соң күп сулар акты, күп үзгәрешләр кичердек, күп яңалыкка өйрәндек, сезнең таләпләрегезгә туры килерлек итеп эшләр өчен әле һаман өйрәнәбез. Вакыт-вакыт өйрәтәбез дә. Бүгенге көндә бездә чыныгу алган Гөлназ Шәйхи (Бәллүр каләм иясе) - Бөтендөнья татар Конгрессының "Халкым минем" газетасы редакторы, Гөлүсә Исмәгыйлева-ТНВ дикторы, Эльвира Хөснетдинова-Әүхәдиева ТНВ-Планета диктор-журналисты, Гөлназ Хәйруллина-телевидение хезмәткәре, Ләйсән Тимерова (Бәллүр каләм -2009) -Актаныш районы журналисты, Равил Сабыр (Бәллүр каләм-2009)- Чаллы журналисты... кайсы төбәккә барып чыксак та, үзебезнең белгечләр елмаеп каршы ала, канәгатьлек хисе кичерәбез.

"Халыкчан газета" - олы бәя

Шөкер, бүген безне республикада таныйлар, укыйлар. Иң сөендергәне: "Халыкчан газета", дип бәялиләр. Монысы белән горурланабыз, уртак хезмәтебез, сез актив булмасагыз, җитәкчеләр терәк булмаса, бергәләп эшләмәсәк, әллә ни майтара алмас идек. Без бергә булганга көчле, бер гаиләнең уртага салып сөйләшер сүзләре күп, шатлыгы да кайгысы да уртак, сезнең хатларны менә шулай кабул итәбез. Ул хатларны укыганда, аларның күплеген күргәндә ара-тирә күзгә яшьләр дә килә, монысы шатлыктан, чөнки эшли башлаган чор онытылмый...

Бүген "Әтнә таңы"на - 24 яшь. Уртак иҗат җимешебез олы тормыш юлына аяк баса гына әле, һәм без аны киләчәккә дә бергәләп алып керик, бергәләп күтәрик. Әлегә кадәр биргән тәрбиябезне югалтмасын өчен дөрес юл күрсәтик. Сезнең, газета укучыларыбызның ярдәме белән бу да булмаслык эш түгел. Бүген безне республика халкы укый, Әтнә кешеләренең тормышын өйрәнәләр, гореф-гадәтләренә, яшәешенә сокланалар, ара-тирә "Ничек сездә шулай, хәбәрчеләрегез актив, укучыларыгыз төпле фикерле, җитәкчеләрегез һәр сүзегезне ишетә, күрә, үзгәртә, төзәтә", дип аптырыйлар да...

Аптырасыннар, соклансыннар, ә без җавабын сезнең белән үзебез генә беләбез, көчебез - бергәлектә! Киләчәккә дә менә шулай бергә керик! Күгебез аяз, табыннарыбыз мул, бәрәкәтле, җаныбыз тыныч булсын. Бәйрәмебез белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев