Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на “Дусым”нан ашыгыч хәбәр килде

18 нче июл көнне "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөртекле культураларны урып-жыюга кереште. Комбайчылар: "Мега" комбайнында Әхмәдуллин Рәдис, "Тукано"да - Хәмидуллин Шәүкәт, "Полесье" комбайнында Загафаров Фиргат. Арышны сугу мөмкинчелеге тугач та 120 тонна сыешлы капчыкларга MURSKA агрегатында аны издереп тутырабыз. Ашлыкны капчыкларга тутырунын өстенлекләре: 1. Урып-җыюны иртәрәк башларга мөмкинчелек бирә 2....

18 нче июл көнне "Дусым" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бөртекле культураларны урып-жыюга кереште.

Комбайчылар: "Мега" комбайнында Әхмәдуллин Рәдис, "Тукано"да - Хәмидуллин Шәүкәт, "Полесье" комбайнында Загафаров Фиргат.

Арышны сугу мөмкинчелеге тугач та 120 тонна сыешлы капчыкларга MURSKA агрегатында аны издереп тутырабыз.

Ашлыкны капчыкларга тутырунын өстенлекләре:

1. Урып-җыюны иртәрәк башларга мөмкинчелек бирә

2. Суырмыйча, киптермичә ашлыкны сакларга мөмкинлек туа

3. Иң мөһиме азык туклыклылыгы арта.

4 нче ел шулай эшлибез. Быел 240 тонна арыш 240 тонна арпаны шулай итеп капчыкларга тутырып сакларга планлаштырабыз. Уңыш 30 центнердан артык.

Борчак культурасын да ега башладык. Аны Гараев Фердинант "Макдон"дигән комбайн белән башкара. Өч ел инде практикага керттек: көз көне иртә өлгерә торган басуларны ашлама кертеп тукландырып калдырабыз да иртә яздан культивацияләп чәчәбез. Мондый ысул белән 80 га борчак һәм 50 га арпаны эшләдек һәм ул бу культураларны иртәрәк урып алырга мөмкинчелек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев