Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на гинеколог килде

Нинди һәм нишли ул анда?- дип уйлап куйгансыздыр инде. Мин шулай уйлар һәм сорар идем. Районыбыз үзәк больницасында күптән түгел генә эшли башлаган табиб гинеколог Зөһрә Рамил кызы Галиуллина безгә, редакциядә эшләүче хатын-кызларга, "Профилактика рака у женщин", "Ранняя диагностика рака молочной железы" дигән темага чыгыш ясады. Исемнәрен русча язсам да,...

Нинди һәм нишли ул анда?- дип уйлап куйгансыздыр инде.

Мин шулай уйлар һәм сорар идем.

Районыбыз үзәк больницасында күптән түгел генә эшли башлаган табиб гинеколог Зөһрә Рамил кызы Галиуллина безгә, редакциядә эшләүче хатын-кызларга, "Профилактика рака у женщин", "Ранняя диагностика рака молочной железы" дигән темага чыгыш ясады. Исемнәрен русча язсам да, табиб рус телендә әзерләнгән лекция буенча бик аңлаешлы итеп татарча сөйләде, мисаллар китерде. Киңәшләрен әйтте, һәм безнең күпләп биргән сорауларыбызга җавап та бирде.

"Елга бер мәртәбә табибка, авырсагыз да, авырмасагыз да күренеп торыгыз. Авырту табылган икән, без әйткәнчә дәваланып, кабат анализ бирергә килегез, диспансерлаштыру узу бик кирәк, яман шеш иртә стадиядә нәкъ менә диспансерлаштыру узганда ачыклана. Үзлегеннән дәваланганчы табиб кушканны үтәү яхшы, яман шеш авыртуы халык медицинасы белән генә дәваланмый..."- дип, күкрәкне ничек итеп тикшереп торырга өйрәтте.

"Иң элек үзегез һәр ай саен карап, күзәтеп торыгыз, көзге каршына басып карагыз, ике күкрәк тә бертөсле булырга тиеш, төерләр тапсагыз, күкрәк тиресе үзгәрсә, берәр яра күрсәгез кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип аңлатты Зөһрә Рамил кызы. Белешмә-китапчыклар да калдырды.

Кызым, сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигән мәкаль бар. Табиб безгә килде, сез дә колагыгызга киртләп куегыз. Быел диспансерлаштыру барышында 873 хатын-кызның күкрәгенә маммография ясалган, шиклерәк дип табылган 78 е Казанда кабт тикшеренгән. Бәхеткә каршы, яман шеш тә, күкрәк авыртулары да табылмаган.

Ә диспансерлаштыру узмаучыларга иркенләп йөрмәскә кирәк. "40 яшьтән узган хатын-кызларга мөмкинлек булу белән елга бер тапкыр тикшеренү узарга кирәк," - диде табиб.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев