Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"на хат килде

Минем әтием Нәфикъ Халик улы Яһудинның 13 ел гомере (1936-1949) Әтнә районында үткән. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1936) аны Олы Мәңгәр авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Соңрак Олы Әтнәдә педкабинет мөдире һәм роно инспекторы булып эшли. Сугышка 1941 елның 2 сентябрендә Олы Әтнәдән алына һәм 1945 елның 15 декабрендә...

Минем әтием Нәфикъ Халик улы Яһудинның 13 ел гомере (1936-1949) Әтнә районында үткән. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1936) аны Олы Мәңгәр авылына мәктәп директоры итеп билгелиләр. Соңрак Олы Әтнәдә педкабинет мөдире һәм роно инспекторы булып эшли. Сугышка 1941 елның 2 сентябрендә Олы Әтнәдән алына һәм 1945 елның 15 декабрендә шул ук Олы Әтнәгә әйләнеп кайта. Нәфикъ Яһудин - язучы һәм журналист та әле. Аның әсәрләре "Совет әдәбияты" ("Казан утлары") һәм башка журналларда һәм газеталарда басылган. Ул шулай ук "Казаклар" исемле роман авторы. Кызганычка каршы, сугыш чыгу сәбәпле роман дөнья күрми кала. Әтием турында "Казан утлары" (1975, №5) журналында язучы Мирсәй Әмир менә нәрсә яза: "Сугыш алды елларында Казан педагогия институтын тәмамлап чыгып, Арча ягында укытып йөрүче Нәфикъ Яһудинны мин язучылар сафына ышанычлы адымнар белән килүче, әдәбиятыбызны яңа образлар белән баетырга тиешле өметле каләм иясе дип белә идем. Миңа аның төгәлләнеп бетмәгән бер романы белән танышырга туры килде. Роман Оренбург ягында яшәүче татар казаклары тормышын гәүдәләндерә иде. Гражданнар сугышы чорына багышланган бу әсәр мине әдәбиятыбызга яңалык алып килүе белән генә түгел, теле, стиле ягыннан да үзенчәлекле булуы белән бик нык кызыксындырган иде. Аны әдәби яктан тиешле дәрәҗәгә җиткерү өчен авторга үз киңәшләремне әйттем. Ул аларны хуп күрде һәм әсәрен камилләштерү өстендә бик ныклап эшләргә кереште. Ләкин тәмамларга өлгермәде, сугыш башланды..."

Әтиемнең фронт блокнотлары буенча мин "Тормыш бу..." дип исемләнгән документаль повесть яздым. Бу повесть һәм минем хикәяләр быел Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. (Бу әсәр белән "Татарская электронная библиотека" сайтында да танышырга була). Әтиемнең бу китапка кермәгән бер язмасын сезгә тәкъдим итәм. Монда - фронтовик, Әтнә районы кешесе турында сүз бара.

Марс ЯҺУДИН

РӘХӘТЛӘНЕП ИСКӘ АЛДЫ

Алдымда - әтием Нәфикъ Яһудинның калын гына фронт блокноты. Кулдан тегеп эшләнгән, тышсыз, биш дәфтәрчекне берләштерә. Әтиемнең "Ватан өчен" дип аталган фронт газетасында эшләгән чагы бу. Эвакуацион госпитальләрдә дәваланучы сугышчылар белән очрашып, аларның сөйләгәннәрен язып алган. Менә бер язма:

25.05.1944. Эвакогоспиталь №107.

Җаппаров Габдрахман Әхмәтхан улы, 1909 елгы, Татарстан, Әтнә районы, Күәм авылы. Гаиләсе Казанда. (Сөйләшә торгач, Һидият агайның кодасы булып чыкты ул!) Өч мәртәбә яраланган, берсе авыр. Өлкән сержант. Фронтка 1941 елның 27 сентябрендә килә.

Төньяк-Көнбатыш фронт. Авылны алу бурычы куела. Җаппаров рядовой - мылтык белән катнаша. Команда: шуышып барып, немец траншеясын алырга. Дошман пулемёты башны күтәрергә ирек бирми. Ике кешегә пулемётны блокировать итү бурычы йөкләнә. Танкка каршы граната ташлап, аны юк итәләр... Көчле автомат утына карамастан, төп көч траншеяга төшә. Анда кул гранаталары белән сугыш китә. Гранаталарны капчык белән ташыйлар. Авылны алу бурычы үтәлә. Бу - Җаппаровның беренче һөҗүмдә катнашуы була, һәм ул шушында ике немецны үтерә.

Лычково янында унбиш көн ял. Аннан оборонада торалар. Җаппаров разведкага йөри. 1942 елның феврале, "тел" алу бурычы куела. Биш кеше баралар. Икесе засадада кала, өчесе немец оборонасы эченә кереп китә. Сакта немец тора, безнең граждан толыбын кигән, ары-бире йөри. Аңар ташланалар: үз толыбына үзен төрәләр һәм авызына бияләй тыгалар. Сөйрәп алып китәләр: кәҗәләнә, бармый. "Чыннан да кәҗә шикелле менә, аякларын терәгә-ән..." - ди Җаппаров.

Немец снайперы йөрәккә төшә - башны калкытырга ирек юк. Шул снайперны юк итү бурычы тапшырыла: дүрт кеше китәләр. Төн, кар өсте. Көне буе немец тылында яталар. Ул көнне снайпер килми. Икенче көнне дзоттан чыга, яшерен генә бара һәм үзләренең күзәтү пунктыннан ерак түгел урында агач ботагына менеп утыра. Безнекеләр аның артында калалар. Отделение командиры аны атып төшерә. Немец миномёт һәм пулемётлары ут ача. Ләкин күрми аталар.

Һөҗүм. Рота командиры бурыч куя: бәйләнеш өзелгән икенче взводка барырга, алынган дзотны ярдәм килгәнче тотарга. Көчле ут. Шул ут астында Җаппаров өч мәртәбә бара: патрон илтә, продукт... Өченчегә барганда мина китеге белән яралана... Сугыш кырыннан кем алып чыкканын да белми. 1942 елның 20 марты бу, кул һәм аяк яраланган. Күп кан китеп һушсыз яткан.

Бер ай курста булып, өлкән сержантны алып чыга. Июль, яңадан фронт. Ул - взвод командиры. Ротага бурыч: таш юлны алырга. Җаппаров взводы алдан ук, төннә-төннә генә казып (дүрт төн), немецларга таба траншея алып бара. Артиллерия утыннан соң кинәт кенә күтәрелеп чыгалар да аларны аңгыраталар. Немец барын да калдырып кача, таш юл алына. Старая Русса белән бәйләнешне өзү бурычы үтәлә. Взвод трофейлар ала... Бер ефрейтор белән ике солдат дзотта, безнең тылда калганнар һәм аталар. Җаппаров Әюповка приказ бирә: дзотны блокировать итәргә. Әюпов барып граната ташлый. Немецлар качмакчы була. Әюпов автоматтан атарга уйлый, автомат атмый - ком утырган. Әюпов аларны приклад белән кыйный башлый. Тегеләр бомба чокырындагы суга төшәләр. Әюпов: "Бакалар, бакалар!" - дип аларны кыйнап йөри. Командир килеп аларны атып үтерә.

Оборонаны ныгыталар. Немец көненә өчәр тапкыр атакага килә, ләкин алар барысы да кире кайтарыла. Һөҗүм булмаса да, төрле хәлләр булып тора. Менә берсе. Иртәнге як. Тынлык. Сакчы Җаппаровны чакырып ала (яңа килгән яшь сугышчы), һәм немец бар дип күрсәтә. Җаппаров: "Кая әле, немец булса аны менә болай эшлиләр", - ди дә, мылтыктан атып, немецны үтерә. Бу - бет карап утыручы немец имеш.

Габдрахман Җаппаров фронтка рядовой булып килде. Билгеле, башта аның сугыш тәҗрибәсе юк иде. Ләкин ул кыю һәм тапкыр егет иде. Шуның аркасында Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул йөзенә кызыллык килмәслек итеп, әле хәзер дә рәхәтләнеп искә алырлык итеп сугышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев