Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"на Кыш бабай белән Кар кызы килде

"Әтнә таңы"на Кыш бабай белән Кар кызы килде Соңгы вакытта могҗизаларга бик ышанмый башлаган идек инде. Күңелләрне сүрәнләндереп яңгырлар ява башлады, ничек итеп Яңа ел турында уйламак кирәк. Менә шундый уйлар белән эшләп утырганда, "Кыш бабай килә!" дигән тавышка барыбыз да ишеккә ташландык. Ә анда чынлап та Кыш бабай белән...

"Әтнә таңы"на Кыш бабай белән Кар кызы килде

Соңгы вакытта могҗизаларга бик ышанмый башлаган идек инде. Күңелләрне сүрәнләндереп яңгырлар ява башлады, ничек итеп Яңа ел турында уйламак кирәк. Менә шундый уйлар белән эшләп утырганда, "Кыш бабай килә!" дигән тавышка барыбыз да ишеккә ташландык. Ә анда чынлап та Кыш бабай белән Кар кызы кереп килә. Күңелләр күтәрелеп китте, димәк Яңа ел килә, Кыш бабайлар да эремәгән!

Изге теләкләр теләделәр, котладылар, бүләкләр дә алып килгәннәр, кыскасы, бездә бүген - бәйрәм! Яшәсен Кыш бабай белән Кар кызы! Безне дә онытмаганнарына күңел булды...

Аларга да изге теләкләр теләп озатып калдык: карлар яусын, көннәр суытсын, эремәсеннәр! Еллар тыныч булып, безгә теләгән теләкләре фәрештәләрнең "Амиин!" дигән сәгатенә туры килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев