Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на он-лайн режимда язылыгыз!

https://uslugi.tatarstan.ru/ дәүләт хезмәтләре порталында «Вакытлы матбугатка язылу» хезмәте эшли башлады, сылтама «ТАТМЕДИА» ААҖның http://tatmedia.ru сайтындагы «Язылу» өлешендә урнаштырылган. Аның ярдәмендә «ТАТМЕДИА» ААҖның вакытлы газета-журналларына он-лайн режимында язылырга мөмкин.

 

Аны ничек сайларгамы?

  1. "Почта России" тәкъдим иткән каталогтан язылырга теләгән вакытлы матбугатны сайлап алыгыз. Аны кайтарту, рәсмиләштерү срогы һәм ничә экземпляр булуын ачыклап, контакт мәгълүматларыгызны һәм матбугатны кайтарту адресын күрсәтегез. Үзегезгә генә түгел, башка кешене дә яздыра аласыз. Бер үк вакытта каталогтагы берничә газета-журналга гариза калдырырга була.
  2. Моннан соң хезмәтләр Порталында "Почта России" исәп-хисабына сайлаган матбугат өчен түлисең. Нәтиҗәдә кулланучы заказы электрон вариантта "Почта России"нең тиешле бүлегенә китә һәм 3 көн эчендә карала.
  3. "Почта России" хезмәткәрләре уңайлы хәл иткәннән соң, кулланучының шәхси кабинетына вакытлы матбугатка язылу рәсмиләштерелде дигән хәбәр килә һәм гркаждан үзе күрсәткән адрес буенча һәм периодта матбугатны ала башлый. Әгәр дә электрон язылу дөрес булмаса, "Почта России" һәм хезмәт күрсәтү Порталы белгечләре, әгәр кирәк булса сезнең белән элемтәгә кереп, бу инцидентны уңай хәл итәргә тырышырлар. Соңрак электрон язылуның төзәтелгән файлы "Почта России" белгечләре тарафыннан кабат эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев