Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”на Яңа Кенәрдән язалар

Кәсепләре - хәләл, күңелләре - яхшы "Әтнә таңы" газетасын Арча районында яшәсәк тә, без дә яратып укыйбыз. Быел укып кына калмыйча, мәкалә язарга да җөрьәт иттек. Сәбәбе дә бар, сокланырлык гаиләләр бик күп икән Әтнә районында, шуларның берсе- Нуриевлар гаиләсе. Ивановлар гаиләсе, Яңа кенәр авылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г. в. бер...

Кәсепләре - хәләл, күңелләре - яхшы

"Әтнә таңы" газетасын Арча районында яшәсәк тә, без дә яратып укыйбыз. Быел укып кына калмыйча, мәкалә язарга да җөрьәт иттек. Сәбәбе дә бар, сокланырлык гаиләләр бик күп икән Әтнә районында, шуларның берсе- Нуриевлар гаиләсе.

Ивановлар гаиләсе,

Яңа кенәр авылы

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г. в. бер хәдисендә мондый юллар бар: "Нинди шатлык шул кешегә ки, кәсебе хәләл, күңеле яхшы, холкы күркәм, эче-тышы бер, халыкка әшәкелек эшләмәс". Пәйгамбәребезнең бу хак сүзләре Олы Әтнә авылында гомер сөрүче Венера Әсәт кызы һәм Җәүдәт Һашим улы Нуриевларга бик тә туры килә. Чыннан да, алар макталуга, дан-хөрмәткә лаек шәхесләр. 2015 елның ноябрендә гаилә корып яши башлауларына 45 ел тулды. Ә агымдагы елда икесе дә олы юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Берсенә -75, икенчесенә 70 яшь тулачак. Без әлеге гаилә белән күптән аралашабыз, һәм бер генә теләгебез бар: олы юбилейларын күреп, билгеләп үтеп, бәхетле картлыкта яшәсеннәр иде, алар моңа бик лаек. Венера Әсәт кызы белән Җәүдәт Һашим улы - икесе дә мөгаллимнәр. Олы Әтнә мәктәбендә озак еллар рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттылар. Лаеклы ялда инде алар. Белем һәм тәрбия биреп чыгарган күпсанлы шәкертләре һәрвакыт аларның хәлен белеп торалар, бәйрәмнәр белән котлап, ераклардан сәлам һәм олы рәхмәтләрен юллыйлар. Мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга ярдәм иткән элеккеге укучыларыңның рәхмәтен ишетүдән дә олы бәхет юктыр ул укытучы өчен.

Венера белән Җәүдәт ике ул үстерделәр. Алар икесе дә югары белем алып, күптән гаилә кордылар инде. Киленнәре дә бик тәрбияле, инсафлы, уңган-булганнар; ачык йөзлеләр, йомшак теллеләр, өлкәннәргә "әнием", "әтием" дип кенә торалар. Дәү әни белән дәү әтинең оныклары да инде дүртәү. Өлкәннәр улларына-киленнәренә оныкларны үстерүгә дә зур ярдәм күрсәтәләр. Венера белән Җәүдәт үзләре озак еллар инде урын өстендә ятучы авыру әниләрен карап-тәрбияләп яшиләр. Моның авырлыгын алар үзләре генә беләдер, ләкин алардан бернинди ах-зар ишетмәссең. Бу инде фәкать олы йөрәкле, түзем кешеләркүңеленә генә салына торган миһербанлылыкның, игелекнең дә иң зурысыдыр.

Алар күршеләре белән дә дустанә мөнәсәбәттә, хәл-әхвәл белешеп, аралашып тату яшиләр. Менә мондый шәхесләргә изге җаннар димичә ни дисең инде?! Гел шундый яхшы күңелле булып, сау-сәламәт булып яшәргә насыйп булсын аларга.

Язмабызны Роберт Миңнуллинның "Яшик әле!" дигән шигыре белән тәмамлыйсыбыз килә:

Яшик әле!

Бу дөньяда ниләр генә булмасын!

Йөрәк кенә сынатмасын,

Йөрәк кенә тынмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев