Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Таң”ында һаман төзиләр

Әлеге хуҗалыкта барган төзелешләр турында һәрдаим язабыз. Монысын күргәч, үзебез дә гаҗәпкә калдык...

Гаҗәпләнүнең сәбәбе бар. Белмәүчеләр сирәктер, "Таң"да терлекчелеккә игътибар зур. Монда барысы да заманча технологиягә нигезләнгән, алдынгылыкка омтылган белгечләр, җитәкчеләр эшли. Кышлау яныннан узганда, фермада төзелүче объект каркасларын күргәч, ялгыш күргәнбездер, монда тагын нәрсә төзесеннәр инде дип уйладык. Төзиләр икән шул. Каркаслардан чыгып фикер йөрсәк, ике торак һәм уртада савым залы булырга охшаган. Фаразлардан ары узып булмасын аңлагач, "Таң" зоотехнигына шалтыраттык. Ул бөтен шикләребезне юкка чыгарды.

- Дөрестән дә, савым сыерларына тораклар һәм савым залы төзелеше бу. Җәйгә гамәлгә кертербез дип өметләнәбез. Тораклар 1000 баш сыерга исәпләнә, - дип кабат өнсез калдырды.

Бик куанычлы хәбәр, Әтнә сөтенең болай да ишле булуын, республикадагы уртак казанга елга кебек агуын инде беләсездер. Болай булгач баш саны да артса, тагын да артыр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев