Әтнә таңы

Әтнә «Таң”ында җиңсәгә тутыралар

Район хуҗалыкларында урып-җыю дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең 14 августка биргән оператив мәгълүматларына караганда, ул 4 процент мәйданнарда башкарылды. Барысы 29844 центнер ашлык җыйнап алынды, соңгы көнне генә 18379 центнер тәшкил итте. Иң төньяк саналган районда уракка төштеләр генә әле.

Ленин исемендәге һәм "Таң" хуҗалыкларында ашлыкны сыттырып, җиңсәгә тутыра башладылар. Бу хакта шунда эшләүчеләрдән сораштык. Сорау биргәнче үк:

- Симертү терлекләренә бик яхшы азык бу, - дип каршылады шушы эшне башкаручыларның берсе Рашат Низамов.

Әйтүенчә, бер пакетлы җиңсәгә якынча 100 тонна чамасы арыш издереп салалар. Болай саклаганда ул файдалы үзлекләрен саклап кына калмый, тагын да байый икән. "Марска" исемле бу агрегатта көндез ул эшли. Басудан алып кайткан арышны агрегатка "Амкодор" белән тагын бер Низамов - Рәмис төяп тора. Бертуганнар түгел алар, фамилиядәшләр.

Бер үк вакытта "Кызыл Яр"да да суктыра "Таң" комбайнчылары. "Озакка сузмаска исәп, комбайнчылар тырыш безнең", - диләр. Ике "Тукано-430" комбайнында Рәүф Ибраһимов, Радик Хәйруллин, ике "Палессе"да Илгиз Әкбәров, Фидаил Әхмәтҗанов, "Нью-Холланд"та - Рифат Хәсәнов һәм "Мега-370" комбайнында Хәйдәр Хөснетдинов беренче мең центнерларын тутырганнар инде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: