Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ннан кара карлыганнан биш минутлык кайнатма

Кара карлыган кайнатмасын тимз арада гына да кайнатып алырга мөмкин. Җиләкләре дә үз формаларын саклап калалар, бик тәмле дә. Биш минутлык кайнатма түбәндәгечә әзерләнә: 1. Карлыганнарны юып чистартабыз, чүпләреннән чистартабыз. Саркыр өчен дуршлагка салабыз. 2. Тирән эчле кастрюль алып, анда суны җылытабыз, акрынлап шикәр комын куша барабыз. Уртача сыеклыктагы шикәр...

Кара карлыган кайнатмасын тимз арада гына да кайнатып алырга мөмкин. Җиләкләре дә үз формаларын саклап калалар, бик тәмле дә.

Биш минутлык кайнатма түбәндәгечә әзерләнә:

1. Карлыганнарны юып чистартабыз, чүпләреннән чистартабыз. Саркыр өчен дуршлагка салабыз.

2. Тирән эчле кастрюль алып, анда суны җылытабыз, акрынлап шикәр комын куша барабыз. Уртача сыеклыктагы шикәр сиробы булырга тиеш.

3. Сыеклык кайный башлагач, аңа карлыганнарны салабыз.

4. Кайнап чыккач, тагын биш минут тотабыз да, уттан алабыз. Күбеген алырга да онытмыйбыз.

Кайнатма әзер дә. Аны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Сөлге белән каплап, әйләндергән килеш, суынганчы тотабыз. Соңыннан караңгы урында саклау кирәк.

Кайнатма өчен:

1 килограмм - кара карлыган.

1.5 килограмм - шикәр комы.

2 стакан - су.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев