Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр

- Айнур, минем компьютерым эшләми. - Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы? - Әйе, барыбер эшләми. - Розеткага тыкканмы? - Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм. - Ә шырпы нигә? - Бездә утны сүндерделәр. *** Өлкән яшьтәге хатын табибка: - Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка...

- Айнур, минем компьютерым эшләми.
- Анда бер зур төймә бар, аңа басып карадыңмы?
- Әйе, барыбер эшләми.
- Розеткага тыкканмы?
- Белмим, хәзер шырпы кабызам да карыйм.
- Ә шырпы нигә?
- Бездә утны сүндерделәр.
***
Өлкән яшьтәге хатын табибка:
- Медицина гаҗәеп уңышларга иреште. Мин яшь чакта врачка кергәч чишенергә кирәк иде, ә хәзер телеңне күрсәтү дә җитә.
***
Репортер урамда сораштыру үткәрә:
- Сез тартасызмы?
- Әйе.
- Ә сез беләсезме тартуның сәламәтлеккә зыянлы икәнен?
- Беләм.
- Ә сезгә ничә яшь?
- 50.
- Ничә ел тартасыз?
- 12.
- Ә сез беләсезме, әгәр тартмасагыз, шул акчагыз­га менә мондый машина ала алган булыр идегез. (Янәшәдә торган БЕНТЛИ машинасына төртеп күрсәтә).
- Ә сез менә тартасызмы үзегез?
- Юк...
- Ә сезнең мондый машинагыз бармы?
- Юк...
- Менә күрәсезме? Ә мин тартам һәм бу минем машина.
***
Нихәл?
- Начар шул...
- Ник алай?
- Кичә компьютерымның паролен үзгәрттем. Ә бүген исемә төшерә алмыйм.
- Язып куярга иде.
- Язар әйберем булмады шул.
- Алайса истә калдырасы калган.
- Истә калдырырлык хәлдә түгел идем. Хәйран эчелгән...
- Күпме эчтегез соң?
- Бер биш литр сыра.
- Тәк. Хәзер хәл итәбез аны. Акчаң бармы?
- Бар.
- Хәзер үк кибеткә чап, 10 литр сыра ал.
- Ни өчен әле мин сиңа сыра алырга тиеш?
- Миңа түгел, үзеңә, аңгыра! Шуларны эчсәң, паролең исеңә төшәчәк.
Берәр сәгатьтән телефон шалтырый. Исерек тавыш:
- Әлү! Искә төште теге, каһәр! Ну маладис син...
- Парольме? Нинди булган соң?
- "Бүгеннән_эчүне_ташлыйм" дип куйган булганмын икән!!!
***
Юлда «Запорожец» ватылып кала. Бер «Мерседес» туктый һәм тагып алып барырга риза була. Шунда «Запорожец» йөртүчесе болай ди: «Син артык каты чапма, әгәр дә артык булса мин сиңа мигать итәрмен, син тизлегеңне киметерсең», - дигән. Киткән болар.
Боларны күреп торган бер кеше дустына сөйли икән: «Кара әле, бүген бер «Мерседес» чаба, сәгатенә 160 км белән, артыннан «Запорожец», әле юл бирергә сорап, мигать итеп бара...»
***
Ике сары чәчле кыз урамнан барганда көзге табалар. Табучысы көзгегә карый да:
- Мин бу кешене каядыр күргәнем бар.
- Бир әле үзем карыйм. Дивана! Бу бит мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев