Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр

Вәли сөяркәсе янына килә һәм тәрәзәдән аның ире кайтып килүен күрә. Исерек булса да, ире подъездга кергәч, балконнан төшәрмен дип уйлый. Тик каушап-куркып икенче каттан җиргә үк егыла. Кеше җыела, сөяркәсенең ире дә килә. Аптырап: - Бу ни бу?! - дип сорый. -Белмим, - ди Вәли, киемен кага-кага. - Мин...

Вәли сөяркәсе янына килә һәм тәрәзәдән аның ире кайтып килүен күрә. Исерек булса да, ире подъездга кергәч, балконнан төшәрмен дип уйлый. Тик каушап-куркып икенче каттан җиргә үк егыла.
Кеше җыела, сөяркәсенең ире дә килә. Аптырап:
- Бу ни бу?! - дип сорый.
-Белмим, - ди Вәли, киемен кага-кага. - Мин үзем дә бирегә яңа гына килеп төштем.

***

Урамда хатыны иренә:
- Бу безнең бала тугел бит!!!
- Тавышланма, аның каравы коляскасы яхшырак...
***

Больницага ике колагы да пешкән кеше килә.
- Нәрсә булды? - дип сорый табиб.
- Менә чалбар үтүкләп ятканда, телефон шалтырады да...
- Шуннан?
- Телефон дип колакка ялгыш үтүкне куйганмын!
- Ә икенчесен ничек пешердең?
- "Ашыгыч ярдәм" чакыртмакчы идем…

***

Берәү сукыр хәерчегә акча бирә, тегесе күпме икәнен әйләндергәләп карый башлый.
- Сез нәрсә монда сукыр булып кыланып утырасыз?!
- Гафу итегез, мин чын сукырны алыштырып кына торам. Ул үзе кинога китте, ә мин аның урынына утырам. Үзем телсез мин…

***

Суд бара. Судья:
- Ул сезгә нинди максат белән сукты?
- Максат белән түгел, көрәк белән тондырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев