Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ннан мәзәкләр

- Беләсеңме кадерлем, мин бер тест уздым. Аның нәтиҗәләренә караганда, син минем белән бергә мәңге яшәячәксең. - Нинди тест инде ул? - Көмәнлеккә... - Институтта минем белән бергә бер кыз укый һәм ул җитди рәвештә СССРның соңгы президенты Никита Михалков булган дип саный. Әмма иң куркынычы бу түгел әле, ул...

- Беләсеңме кадерлем, мин бер тест уздым. Аның нәтиҗәләренә караганда, син минем белән бергә мәңге яшәячәксең. - Нинди тест инде ул? - Көмәнлеккә... - Институтта минем белән бергә бер кыз укый һәм ул җитди рәвештә СССРның соңгы президенты Никита Михалков булган дип саный. Әмма иң куркынычы бу түгел әле, ул кыз бу сүзләрне әйткәч, аудиториядә 2 кеше генә көлде - мин һәм укытучы... Ике карт элеккеләрне искә төшереп сөйләшеп утыралар. - Хәтерлисеңме, сугыш вакытында хатын-кыз турында уйламассыз, дип безгә бер төймә биргәннәр иде? - Әйе, хәтерлим... Ул төймәнең тәэсире сизелә башлады... - Балам! Тиз генә "Ашыгыч ярдәм" машинасын чакырт! Квартплата кәгазен китерделәр, аны бабаң карарга җыена... Бала компьютерда уйный: берни ишетми, бернигә игътибар итми... Бабай аның яныннан үтешли: - Вәли! Сине әбиең чакыра. Тегесе компьютердан аерылмыйча гына: - Минекеме? Бабай фәлсәфи уйга бирелеп, үзалдына сөйләнә: - Минеке чакырса, бик начар булыр иде... Карт белән карчык аэродромда очучыдан берәр тапкыр очыртып килүен сорыйлар. - Ярар, әмма шартым бар. Куркып кычкырсагыз - штраф, 100 доллар түлисез. - Ярый. Очалар болар. Очучы очкычны уңга да бора, сулга да, астын өскә дә китерә... Тик тегеләр дәшмиләр. Ә инде җиргә төшкәч, очучы очкычтан чыгып килүче картның каршына йөгерә. - Сокландым мин сезгә. Шулай да әйт әле, бабай. Куркып кычкырасы килгән вакытыгыз булдымы? - Булды. - Кайчан? - Карчык җиргә мәтәлгәч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев