Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы»ннан мәзәкләр

Төрмә начальнигы электр урындыгында утыручы үлем җәзасына хөкем ителүчегә: - Соңгы теләгеңне әйт! Үтибез, - ди. - Зинһар өчен, минем кулларымнан тотып торсагыз иде... Миңа шулай тынычрак булачак. Секретарь кыз начальнигы бүлмәсенә кереп: - Бүгеннән башлап минем хезмәт хакым 100 мең сум һәм атнага 4 ял көнем булачак, - дип...

Төрмә начальнигы электр урындыгында утыручы үлем җәзасына хөкем ителүчегә:

- Соңгы теләгеңне әйт! Үтибез, - ди.

- Зинһар өчен, минем кулларымнан тотып торсагыз иде... Миңа шулай тынычрак булачак.

 

Секретарь кыз начальнигы бүлмәсенә кереп:

- Бүгеннән башлап минем хезмәт хакым 100 мең сум һәм атнага 4 ял көнем булачак, - дип белдерә.

Начальник көлемсерәп:

- Кайсы әбиең әйтте инде моны?

- Гинеколог белән адвокат...

 

Ир-ат өйдә утыра? bшек шакыйлар. Ачса - ишек алдында бер хатын-кыз.

- Гафу итегез, бер сәгать элек бозлы суда батучы малайны сез коткардыгызмы?

- Әйе, мин.

- Ә аның башлыгы кайда?

 

Ике кыз бала биек йортның түбәсендә утыралар. Берсе - яхшы, икенчесе - әшәке. Икесе дә үткән-сүткәннәргә таш ыргыталар. Әшәке кыз бала 3 кешегә тидерә, ә яхшысы 5 тапкыр... Яхшылык һәрвакыт җиңә шул ул!

 

- Вәли, ник дәресләреңне әзерләмәгән килеш йокларга яттың?

- Аз белсәң, тыныч йоклыйсың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев