Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы“ журналистлары уйлана

Көн кадагы Каләм изгегә тарта... Республика халкы Матбугат көнен бәйрәм итэ. Һәр чорның үз авырлыклары булган кебек бүген дә кыенлыклары җитәрлек аның... Беренче карашка бар да яхшы кебек, әллә ничә газета чыга, республиканыкы да бар, район газеталары да, сарысы да, агы да дигәндәй, моңа өстәп кем газета чыгарырга тели шул...

Көн кадагы

Каләм изгегә тарта...

Республика халкы Матбугат көнен бәйрәм итэ. Һәр чорның үз авырлыклары булган кебек бүген дә кыенлыклары җитәрлек аның...

Беренче карашка бар да яхшы кебек, әллә ничә газета чыга, республиканыкы да бар, район газеталары да, сарысы да, агы да дигәндәй, моңа өстәп кем газета чыгарырга тели шул чыгара ала, чыгаралар да. Газетаның кәгазь вариантына өстәмә социаль челтәрдә сайт, ачык группалар булдырылган. Җаның кайсын тели, мәгълүматның ниндие кирәк. Иртәдән кичкә кадәр хәбәрләр диңгезендә йөзәбез, табабыз, уфтанабыз, әле шул хәбәрләрнең популяр булулары да кирәк, сайт та каралсын, ачык группа да тиешенчә эшләсен, фәлән дистә укучысы да булсын. Ә популярлар исемлегендә кем үлгән, кемне үтергәннәр, кайда авария булган, кем янган, кайсы биектән сикереп үзенә кул салган... шуларны карыйсың да газетаның кәгазь вариантына тотынасың, ә башта мең төрле уй, халыкка нинди мәгълүмат бирергә, ничек аларның тынычлыгын сакларга, тәрбияләргә? Бик оптимист буласыбыз килә, чынбарлыкка карагач, уфтанып куябыз, без табынган бу газетаның киләчәге бармы соң, аны социаль челтәр йотмасмы? Елдан-ел тиражларның кимүе бик тә борчый күңелне, халык, хуҗалык санына бүлеп исәпләгәндә әлегә кадәр безнең район газетасына җитүчеләр булса да, бик сирәк булгандыр, иң укылышлы газеталар исемлегендә йөрдек. Менә шул газетаның киләсе ярты еллыкка тиражын җыеп булырмы? Бүгенге көнгә ул, әле язылу бәясенә ташлама ясап, 600 тирәсе. Дөрес әле бер ай вакыт бар дип тынычланып та була, тик "Сайтыгыз бар, нишләп шул бәягә газетага язылып торыйк", "Болай да акча җиткерә торган түгел" дигән җөмләләрне еш ишетәбез.

"Анкета" игълан иткән идек, бары 7 кешедән җаваплар алдык. Нәрсә бу, ваемсызлыкмы, битарафмы сез, әллә инде бөтенләй дә кирәкмибезме? Менә шул 7 бөртеккә рәхмәт әйтеп, серен ачабыз. Анкеталарны "уйнатып", җиңүчеләргә бүләкләр өләшербез дигән идек. Күп булмагач, бер бүләк алдык, фотоларын сайттан карарсыз. Җиңүче-Фидаил Кадимов, хәбәрчебез булганга түгел, бәхет елмайганга, анкеталарны җирәбә итеп уйнаттык, безгә катышы булмаган Гаптерәхимов Рәшит алды, бер гөнаһыбыз юк, бүләгеңне, Фидаил, үзеңә уңай вакытта редакциягә килеп алырсың. "Күбрәк тәнкыйтькә басым ясалсын," дигән теләгеңне бергәләп үтәрбез. Үзең әйткәнчә, бердәм булып яшәсәк, югалмабыз. Газета эшчәнлегенә карата уңай фикерләр дә бик күп, "Әтнә таңы"н чыккан көннән алучы Комыргуҗада яшәүче Мөхәммәтҗанова Нәсимә: "Эчтәлеге белән тулаем килешәм", дип яза. Кимедән Зиннәтова Фәридә: "Нәрсә язсагыз да, бөртекләп укыйм. Бик яратам, түземсезлек белән көтеп алам, барыгыз да кадерле", - ди. Олы Мәңгәрдән Галимҗанова Гөлшат, Рәмзия Сабирова, Гөлназ Мусина да тулы җаваплар, уңай фикерләр язып җибәргәннәр, Олы Әтнәдән "...кызганам мин сезне" дип язган Илдар Вәлиуллинга да рәхмәтле без... "Сездән башка булмый", диючеләр дә аз түгел, без булдырабыз дип мактанып та утырып булыр иде, анысына да хакыбыз бар, "юләр үзен мактар", дисәләр дә, җитәкчеләрдән дә, халыктан да рәхмәт сүзләрен еш ишетәбез. Сез - безне, без сезне яхшы беләбез. 534 сум гына безне аермас, дип ышаныйк.

Матбугат көне булгач, бу безнең, җурналистларның һөнәри бәйрәме дә. Гадәттә бу көн бәйрәм ителергә тиешле, күпләр шулай итә дә. Ә без, газетаның 3-4 бөртек журналисты һаман уйда. Зарланасыбыз бик килсә дә, каләм изгегә тартыр, дип эшләп торабыз. Берәүгә дә рәхәт түгел, заманасы кырыс һәм кызу, таләпләре зур, районыбыз булганга, аның газетасы чыгып торганга куанып, бер-беребезне аңлап, бердәм булып яшисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев