Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Әтнә таңы"ның еллык эше

Һәр эшнең үз бизәк-алымы бар. Матуры да, ямьсезе дә, уңышлысы да, талпынып-талпынып максатка ирешә алмаганы да. Тормыш-көнкүрештә дә шулай бу. Ә без аларга шулкадәр күнеккәнбез. Ә газета - көзге, бары да чагылыш тапкан. Барына да игътибар иткәнбез. Газета укучыларыбыз юнәлеш биргән вакытлар да булган. Хәлдән килгән кадәр бергәләп тырышканбыз. Хәбәрчеләребезнең...

Һәр эшнең үз бизәк-алымы бар. Матуры да, ямьсезе дә, уңышлысы да, талпынып-талпынып максатка ирешә алмаганы да. Тормыш-көнкүрештә дә шулай бу. Ә без аларга шулкадәр күнеккәнбез. Ә газета - көзге, бары да чагылыш тапкан.

Барына да игътибар иткәнбез. Газета укучыларыбыз юнәлеш биргән вакытлар да булган. Хәлдән килгән кадәр бергәләп тырышканбыз. Хәбәрчеләребезнең уртак казанга керткән өлеше дә бәяләп бетергесез. Узган ел редакциягә 1386 хат килгән. Шуның 1085е газетада басылган. Бар аларның мәкалә булып кергәннәре, бар аларның күзәтүдә чагылыш тапканнары. 11 хатта күрсәтелгән дәлилләргә нигезләнеп, фотогаепләү биргәнбез. 5 сорау-язмагыз "Беләсе килә" рубрикасында җитәкче җавабы белән урнаштырылган. "Без сезне тыңлыйбыз"га 24 тапкыр мөрәҗәгать иткәнсез, шуның 21енә газетада җавап бирергә тырышканбыз. Өчесенә телдән генә җавап бирелгән. Чишелеш табылганы да, табылмаганы да, өлешчә хәл ителгәне дә булган. Анысына безгә үпкәләмәгез, үзебез барып эшли алмыйбыз. Безнең вазыйфага күтәрү, кимчелекне күрсәтү, эшләгәнне язып, бәя бирү генә керә. Бу хакта агымдагы елның 29 нчы гыйнвар санында "Моң-зарларның нәтиҗәсе" дөнья күргән. "Кайсыгыз остарак?" дигән баш астында вак-төяк кимчелекләр дә чагылыш тапкан. Һәр мәкаләгә, корреспонденциягә тукталып тормыйм, чөнки һәркайсын укып бардыгыз. Шалтыратып фикерләрегезне белдердегез, интернет-сайтта калдырган язмаларыгызны да укып барабыз. "Мәкалә язган идем, газетага басмадыгыз", диючеләрне дә газетаның www.atnya-rt.ru сайтына җибәрәбез. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бәлки заманча эш алымнарыбыз кайберләрегезгә ошап та бетмидер, тик безгә шулай кушалар, бүгенге вәзгыять шуны таләп итә, социаль челтәрләрдә дә газетаны алып бару сорала. Кайбер язмаларыгызны чыга торсын дип төп сайтка, "Контактта"гы "Әтнә таңы" газетаның ачык төркеменә, үз битенә кертеп җибәрәбез, артык озын язмаларны да сылтама ясап яртылаш бүләргә туры килә. Һәм хәзер газетаның эше шулай алып барылырга, бер-берсен тулыландырырга тиеш. Редакциягә килгән калган язмаларның да күпчелеге, аеруча мәктәп укучыларыныкы сайтта урын алды, чөнки алар, замана балалары, интернетта балык кебек "йөзәләр". Моны да истә тоттык. Тик бу челтәрдәге язмалар газетада урын алмый дигән сүз түгел. Кайсы алдан, кайсы соңрак газетада басыла.

Аерым бер хөрмәт хисләре белән хәбәрчеләребезне искә аласыбыз килә. Алар кебек игәүләнгән, чарланган, каешланган, гадел, изге күңелле, тырыш, тормышны сөйгән кешеләр башка юк. Бу тынгысыз җаннарның хезмәтенә, язмаларына без шул тикле күнеккәнбез, алар шулай язып торырга тиеш дип саныйбыз. Бу түләүсез хезмәттән баш тартсалар да бер сүз әйтеп булмый. Тик сүз тәмен, үз фикерләрен шулкадәр үтемле итеп әйтергә өйрәнгән осталар безне сүзсез дә аңлыйлар. Үтенеп сорарга дип шалтыраткан очракта алар: "Мин аны яздым инде" , дип җавап бирәләр. Шулкадәр җаваплылык. Газетабызны беренче урынга куярга алар күптән күнектеләр инде. Орнашбаштан Ленар Вәлиев, Алабугадан Шәүкәт Рәхимов, Казаннан галимә Тәэминә апа Биктимерова, Фердинат абый Гайсин, Миләүшә Насыйбуллина, Арчадан Минһаҗ абый Кашапов, Кенәрдән Рифат абый Габидуллин, Яңа Кишеттән Радик абый Гайфуллин... - без сезгә аеруча рәхмәтле. Читтәрәк яшәсәгез дә, безне үз итәсез, укыйсыз, язасыз, киңәш бирәсез. Мөршидә апа Ваһапова, Илсур абый Шакиров, Луиза апа Шәмсиева, Рәүфҗан абый Закиров, Назгөл апа Садриева, Сөембикә Садриева, Хәйдәр абый Галәвиев, Равил абый Җәләев, Люция апа Гарипова, Җофар апа Вәлиева, Гомәр абый Шакиров, Камил абый Бәйрәмов, Ясминә апа Шакирова, Равил Садриев, Миләүшә Хәкимова, Галия Минһаҗева, Фидаил Кадимов, Миләүшә Вәлиева, Миләүшә Хафизова, Мөнир Шакиров, Рүзия Зарипова, Гөлнара Корбанова, Рузалия Каюмова, Мингазиз абый Зиннәтов, Ләйсән Ганиева, Алия Гайнетдинова, Фәрхәт Сәгъдиев, Гөлшат Фәхриева, Раилә Фәхретдинова... узган ел актив эшләгән хәбәрчеләребезне искә алырга тырыштым. Мине оныткан дип күңелегезгә авыр алмагыз, барыгыз да истә. Барыгызны да яратабыз. Һәм барыгыз да кирәк. Газетабыз әйбәт укылышлы газеталар арасында, ә монда Сезнең өлешегез бик зур. Быел да шулай эшләп торыйк. Без газета укучыларыбызның һәркайсына рәхмәтле. Сезнең дә безне яратканыгызны беләбез. Шулай яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев