Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әтнә таңы”ның хөрмәтле, кадерле хәбәрчеләре!

Санаулы көн тиз уза. Агымдагы 2014 елны да төгәллибез. Бусагада 2015 ел, Кәҗә елы килә, дибез. Кемнеке генә булмасын, иминлеге, муллыгы, бәхете белән килсен ул. Безне, "Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләрен Сездән, иң ышанычлы хәбәрчеләребездән, безне яраткан, хөрмәт иткән укучыларыбыздан аермасын - бу безнең иң олы теләгебез. Узып баручы елны искә...

Санаулы көн тиз уза. Агымдагы 2014 елны да төгәллибез. Бусагада 2015 ел, Кәҗә елы килә, дибез. Кемнеке генә булмасын, иминлеге, муллыгы, бәхете белән килсен ул. Безне, "Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләрен Сездән, иң ышанычлы хәбәрчеләребездән, безне яраткан, хөрмәт иткән укучыларыбыздан аермасын - бу безнең иң олы теләгебез.

Узып баручы елны искә алганда, без иң зур уңышыбыз, иң зур табышыбыз итеп, Сезне, безнең белән бер дәрәҗәдә эшләүче хәбәрчеләребезне, кечегезне, олыгызны искә алабыз һәм иң олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллага шөкер, безнең, олы яшьтә булса да бездән аерылмаган Илсур абыебыз, Шәүкәт абыебыз, Равил абыебыз, Рәүф абыебыз, Мөршидә апабыз, Назгөл апабыз, Люция апабыз, Җофар апабыз бар. Мине оныткансыз, дип үпкәли күрмәгез, ике көннең берсендә аралашып торган өлкәннәребез болар, алар янәшәсендә безнең өчен янып-көеп яшәүче, безгә терәк булган Фидаилебез, Ленарыбыз, Миләүшәбез, Гөлнарабыз бар. Аллага шөкер, Сез күп һәм барыгыз да кадерле безгә! Менә шушы составта бер-беребезне кайгыртып, шатлык-кайгыларны уртаклашып эшләп торыйк. Яшьләребез өстәлсен, укытучыларыбыз безне ташламасын. Район газетасы һәркайсыгызныкы булсын, шулай булганда гына ул кызыклы, файдалы булачак.

Яңа ел белән Сезне! Иң олы теләгебез-сәламәт булыгыз, Ходай Сезне дә,безне дә гаилә бәхетеннән, якыннарыбыздан аермасын. Бала хәсрәтләре күрсәтмәсен, юл һәлакәтләренә очратмасын. Җаныбыз тыныч булып, булган малыбызның бәрәкәтен күреп, тоеп, иман белән яшәргә насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев